Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Әлмәттә талпаннар һөҗүмгә күчә, еланнар да уянды

Быел яз иртә килү сәбәпле табигать белән бергә талпаннар да әкренләп йокыларыннан уяна башладылар.

Урман бетенең энцефалит дигән куркыныч авыру китереп чыгаруы, баш һәм арка миен зарарлавы турында да беләбез.

Бу уңайдан Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим  районнары буенча баш дәүләт санитар табибы Ирина Хәйруллина әлмәтлеләрне тынычландырып, энцефалитлы талпан кадалу очрагының Әлмәт җирлегендә инде 18 еллап күзәтелмәвен әйтте.

Ирина Владимировна талпан кадалу очраклары буенча март азагыннан алып атна саен мониторинг алып барылуын хәбәр итте. Әлмәт җирлегендә талпаннар шактый активлаша төшкән. Бүгенге көндә талпан кадалуның әлегә бер очрагы гына теркәлгән иде. Май бәйрәмнәренә дә санаулы гына көннәр калып бара, әлеге чорда инде халык табигать кочагына, дачаларга юл тотачак. Моннан тыш әлмәтлеләр көн дә диярлек яшел зоналарга чыгып, һава сулый, ял итә. Әлеге урыннар талпаннарга каршы эшкәртү узганмы?

Ирина Хәйруллина әлеге уңайдан барлык чараларның да гамәлдә булуын һәм борчылырга кирәкмәвен җиткерде. Халык күп йөри торган җәмәгать урыннарын, паркларны, Сабантуй мәйданын, лагерьлар территорияләрен талпанга каршы махсус чаралар кулланып апрель тәмамланганчы эшкәртеп чыгачаклар, дип ышандырды белгеч.

- Әлеге эшне нәтиҗәле үткәрү өчен яңгырлар булмаган көнне сайлау зарур, - дип тә өстәде ул. - Күләмле эшләр киләсе атнадан башланып китәчәк һәм алга таба май аенда да дәвам итәчәк, - диде Ирина Хәйруллина. Шулай да әлмәтлеләр саклану чараларын белеп торырга тиеш, дип белдерде баш санитар табиб.

- Ял итәргә чыккансыз икән, талпан белән очрашырга мөмкин булган урыннардан читтәрәк йөрегез. Кояш төшә торган, якты каен урманында талпаннар аз була, ә нарат урманында бөтенләй дә юк диярлек. Талпаннарның иң яраткан урыны - катнаш урманнар. Урман эченә караганда сукмак янында алар мыжлап тора. Шуңа күрә дә урманга сәяхәт кылганда дөрес кием-салым сайлау кирәк. Яка, җиң төймәләнгән, свитер - чалбарга, ә чалбар резин итеккә кыстырылган булырга тиеш. Аксыл кием кияргә тырышырга кирәк. Аннан бөҗәкләр яхшырак күренә. Киемгә һәм тәннең ачык өлешләренә махсус спрей сиптерү тагын да яхшырак. Һәр ике сәгать саен өс-башыгызны җентекләп тикшерегез. Әгәр талпан кадалган икән, аны хастаханәгә барып алдырту яхшырак. Ә инде өй шартларында алырга туры килгән очракта, бөҗәкнең зарарлымы-юкмы икәнен белү өчен, талпанны пыяла савытка салып, гигиена һәм эпидемиология үзәгенә илтергә кирәк. Эскәк белән тартып алганда талпан кадалган урынга йод яки спирт сөртергә. Талпанга каршы вакцина ясатырга да була, аның файдасы 3-5 елга җитәчәк, - дип аңлатты Ирина Хәйруллина.

Урман массивларында быел еланнарның да күбәйгәнлеге мәгълүм. Яз көне еланнар йокыдан уяна һәм җылы урыннар эзли башлый. Еланнарны әрәмәлекләрдә һәм хәтта ишегалларында да очратучылар бар. Шуңа күрә дә урманда, далада яки сазлыкларда йөргәндә аяк астындагы чүп-чар һәм үләннәргә басмаска тырышыгыз. Әгәр елан тешләгән икән, нишләргә соң? Иң беренче чиратта агуның таралуын акрынайту өчен, елан тешләгән кул яки аякны хәрәкәт иттерүне киметергә кирәк, дип киңәш итә белгечләр. Күбрәк сыеклык эчәргә һәм кичекмәстән медицина ярдәме сорап район хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә. Әлмәтлеләрне белгечләр әйткән киңәшләрне төгәл үтәргә чакырабыз. Исән булыйк, сәламәт булыйк.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса