Саулык – иң зур байлык
Кеше үзенең тәнен көчле, сәламәт итеп тәрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора ала.
Үз-үзеңне саклау – яшәешнең беренче кануны.
Сәламәтлек, чыдамлылык, яшәү өчен көч һәм энергия запасы, стрессларга һәм тормыштагы кыенлыкларга каршы көрәшү өчен төп корал булып тора.
Ләкин үз-үзен никадәр генә сакласа, чыныктырса да адәм баласы авырмый-сызланмый яши алмый. Гадәттә бавыру озак ялларда, кичләрен үзенең барлыгын сиздерә башлый. Әлбәттә, аларның кайберләрен булдырмый калу турында алданрак уйланырга, чарасын күрергә дә мөмкин.
Акыл теше: алдырыргамы, юкмы?
Акыл теше - рудимент, ягъни бүгенге көндә аңа ихтыяҗ юк. Бу - ата-бабаларыбыздан калган «мирас». Борынгы кешеләрнең рационында күбесенчә тупас сүсле азык булган (каты җиләк-җимеш, тамырлар, чи ит) һәм аларны эшкәртү өчен яхшы чәйнәү аппараты, күп тешләр булу мөһим саналган.
Үзенең матур исеменә карамастан, акыл тешләре кешегә бик күп уңайсызлыклар, көчле баш авыртуы һәм башка күңелсезлекләр китерә. Алар сызлый башласа кайда керергә белмисең. Бу зәхмәтне кисәтеп буламы? Акыл тешен кайчан алдырырга? Бу сорауларга белгечләр җавап бирә.
Дөньяда һәр кеше дә үзенчәлекле. Акыл теше чыкмаган кешеләр дә бар. Сәбәбе - казналыкларында акыл теше башлангычы булмау. Аларның булу-булмавын төгәл белү өчен казналыкның панорамалы рентген сурәте кирәк. Сигезенче, өченче моляр дип атала торган тешләр 17-45 яшь аралыгында чыга. Әмма акыл тешләре борчып 14-15 яшьтә килүчеләр дә булды. Бу тешләр калганнарыннан үзләренең урнашуы, авыр тишелеп чыгуы һәм көтелмәгәнлеге белән аерылып тора.
Кайсы очракта акыл тешен алдыру хәерле?
Күпме табиб - шуның кадәр фикер. Статистика буенча, сигезенче тешләр кешегә бер-ике көн генә түгел, ә хәтта айлап төн йокысы күрсәтми, газаплый. Күбесенчә аларны нык ялкынсынгач, кискен авырту, күрше тешләргә комачаулаганда алалар. Ортодонт күрсәткечләре буенча.
Акыл теше бер дә борчымаса һәм рентген сурәте буенча да дөрес урнашкан очракта алдыру мәҗбүри түгел. Ә инде күрше тешкә ятып үссә, вакыт узу белән янәшәдәге теш авырта башлаячак. Бу очракта рентген кариоз процессның барлыкка килүен күрсәтәчәк. Акыл теше бик специфик һәм аннан нәрсә көтәргә белмисең.
Акыл тешләре чыккан вакытта сызлауны ничек басарга?
Авырту көчле булса, температура күтәрелсә, авыртуны басучы дарулар эчүдән тыш, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пациентның акыл тешенең бер өлеше генә чыкса, аңа бу эштә ярдәм күрсәтү зарур. Анестезия астында кисем ясала, якындагы тире катламлана, юыла һәм тиешле дәвалау курсы билгеләнә.
Бу мәкерле тешләрне алдырганнан соң пациент махсус кагыйдәләр үтәргә тиеш. Акыл тешен алдыруга 5 минуттан алып 1,5 сәгать вакыт китәргә мөмкин. Кагыйдәләр дә тешнең катлаулылыгыннан тора, алар индивидуаль. Гомуми кагыйдәләр арасында - теш алдырганнан соң ике сәгать ашаудан тыелып тору, салкын, кайнар ризыктан баш тарту, шулай ук теш урынын җылытырга ярамый. Исегездә тотыгыз, табиб киңәшләрен дөрес үтәгәндә, теш урыны тиз төзәләчәк.
Резеда Шәмсуллина әзерләде
Буыннар авыртканда
Гадәттә «Аяк-кулың сызлаусыз булсын» дип теләк телиләр. Әлеге сүзләрнең мәгънәсенә яшьләр әллә ни игътибар итмәсә дә, өлкәннәр моны яхшы аңлый.
Иртәме-соңмы, һәркемне остеоартроз (дөресрәге, остеоартрит) дигән авыру борчый башлый. Бер карасаң бу буыннар картаюның табигый процессы кебек, ләкин күпчелек очракта ул түзмәслек сызлану һәм яшәү рәвешенең бозылуын, төрле күңелсезлекләр бүләк итә. Авыру нигезендә буын кимерчәгенең һәм аны каплап торучы юка сөяк катламының ашалуы ята.
Картаю процессын тулысынча туктатып булмаган кебек, артрозны да булдырмый калу мөмкин түгел. Әмма озак еллар буена актив рәвештә хәрәкәттә булыр өчен, бу процессны әкренәйтеп була. Моның өчен авыруның сәбәпләрен, механизмнарын һәм аларга тәэсир итү ысулларын белергә кирәк.
Артрозның төп сәбәпләренә дисплазия (буын үсеше һәм төзелеше патологиясе), буын җәрә-хәте (егылу, бәрелү), артык тән авырлыгы, физик хезмәт (озак аяк өсте тору белән бәйле эш яки, киресенчә, утырып эшләү), генетика керә.
Буыннар сәламәтлеген саклау буенча түбәндәгеләрне киңәш итәргә мөмкин:
1. Гәүдә авырлыгын контрольдә тотыгыз. Еш кына остеоартритлы авырулар 2 килограмм югалткан очракта да, нәтиҗәсен сизә.
2. Туклануга игътибар итегез. Гиалурон кислотасы һәм хондроитин кимерчәк төзелешенә уңай тәэсир итә. Кешенең рационында алар койкада, желеларда, кесәлдә, мармеладта бар.
3. Организмга Д витамины тиешле күләмдә керергә тиеш. Аеруча климакс чорында һәм 55 яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кызларда.
4. Буыннарга йөкләнешне киметү зарур. Авыр күтәрүне чикләгез, авырлыкны кулларыгызга тигез бүләргә тырышыгыз.
5. Дәвалау физкультурасы. Спорт түгел, ә нәкъ менә дәвалау физкультурасы буыннарны савыктыруга ярдәм итә, аларны кан белән тәэмин итә һәм туклануын яхшырта.
6. Әгәр сезгә табиб махсус җайланма - ортезлар (кул таягы, ходунки, теркәүчеләр) кулланырга киңәш итсә, каршы килмәгез. Остеоартроз диагнозы куелганда, өченче таяну ноктасы булдырырга кирәк.
7. Имгәнүләрне булдырмаска тырышыгыз, тигез җирдән йөрегез, уңайлы аяк киеме киегез.
8. Аяк киеменә аерым игътибар бирегез. Ул уңайлы булырга, үкчәсе 4 сантиметрдан да арт-маска тиеш. Шулай ук табан формасын кабатлау-чы олтырак кирәк.
9. Буыннарыгызны температураның кискен тирбәлешләренә дучар итмәгез. Бигрәк тә елның салкын вакытында һава торышына карап киенегез.
10. Буыннарда торгынлыкны кисәтү өчен даими рәвештә тән торышын үзгәртеп торыгыз. Озак утырмагыз. Физкультура ясап алыгыз.
11. Зарарлы гадәтләрдән арыныгыз. Алар арасында аякларның берсен икенчесе өстенә куеп утыру, чүгәләп утыру, бармак шартлату, бөкрәеп йөрү остеоартроз үсешенә ярдәм итә.
12. Әгәр сезне буыннар авыртуы борчый башласа, мөстәкыйль рәвештә дәвалана башлый аласыз. Стероидсыз, ялкынсынуга каршы мазьлар, гельләр кулланырга мөмкин. Һичкайчан җылыта торганнарын сөртмәгез. Һәм, һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итегез.
Сәламәт булыгыз! Аяк-кулларыгыз сызламасын!
Резедә Шәмсуллина әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа