Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

1785 әлмәтле Яңа ел бәйрәмнәрендә сәламәтлекләрен кайгырткан

4-8 гыйнвар көннәрендә әлмәтлеләрнең сәламәтлекләрен бушлай тикшерү мөмкинлеге бар иде.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында 4 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр каратэ йорты янында урнашкан мобиль комплекста һәм шәһәр поликлиникаларында 1785 кеше диспансеризация узды. Исегезгә төшерәбез, «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында яше 40 ка кадәр булганнар түләүсез диспансерлаштыруны өч елга бер тапкыр, ә 40 елдан соң — елга бер тапкыр уза алачак. Диспансерлаштыру организмның торышы турында җентекләп белергә, мөмкин булган авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга һәм аларның үсешен булдырмаска ярдәм итә.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса