Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт хастаханәсендә Казан медицина университетының база кафедрасы эшли башлады

Дүрт студент һәм ике ординатор Әлмәттә тугыз ай укыячак.

Казан дәүләт медицина университеты кафедрасы Әлмәт районара күп профильле хастаханәсе базасында эшли башлады. Бу хакта  дәвалау учреждениесендә хәбәр иттеләр. База кафедрасы КДМУ факультеты составына керә.

Мөдир итеп медицина фәннәре кандидаты Илдус Мостафинны билгеләделәр. Яңалыкның төп максаты-булачак табибларны хастаханә шартларында көндәлек медицина эшчәнлегендә катнашу юлы белән практик әзерләү, шулай ук төбәккә яшь белгечләрне җәлеп итү. Дүрт студент һәм ике ординатор белем бирү учреждениесенә килгәннәр инде. Әлмәттә алар тугыз ай торачак. Хастаханәнең баш табибы Гөлсинә Шәмсеева билгеләп үткәнчә, кафедраның нәтиҗәле эшләве өчен барлык шартлар да тудырылган.

 Фото: Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса