Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә салкын тиеп авыручылар саны артты

Авырып эшкә бармаучылар да күбәйгән.

Әлмәттә ОРВИ белән авыручылар саны артты. Моны табиблар раслый. Алар вируска ешрак өлкәннәр һәм балалар бирешә ди. 

Гриппны ОРВИдан бары тик хастаханәдә  анализлар тапшырып аерып була. Грипп вируслы инфекциягә караганда авыррак уза. Соңгы айда мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан.  Табиблар медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә чакыра.

"Әгәр температура 39 һәм аннан да югарырак күтәрелсә, әлбәттә,  табибка мөрәҗәгать итү мәҗбүри", – диде  гомуми практика табибы Әлфия Мөхетдинова.

Ләкин күпчелек больницага хәле нык авырайса гына мөрәҗәгать итә.

"Мин бик сирәк авырыйм. Быел инде бер тапкыр авырдым, савыктым, күптән түгел больничныйны яптылар. Хәлем начарайса, шунда ук табибларны өйгә чакырам, яисә үзем барам", – дип уртаклашты Тимур Баязитов.

Медицина хезмәткәрләре киңәшләрне тыңларга һәм үзләрен начар хис итсәләр, озакка сузмый табибка барырга өйндиләр. 

Роспотребнадзорның территориаль бүлеге мәгълүматлары буенча, узган елның декабреннән ОРВИ авырулары аз гына арта. Әмма бу күрсәткечләр 2022 ел белән чагыштырганда якынча бер ярым тапкыр түбәнрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса