Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт район үзәк хастаханәсенең бердәм контакт-үзәге номерын үзгәрттеләр

Телефон аша әлмәтлеләр табибка языла, медицина белешмә консультациясе һәм мәгълүмат ала алачак.

Әлмәт район үзәк хастаханәсендә  бердәм контакт-үзәк номерын үзгәрттеләр. Ул 27 декабрьдән эшли башлады. Хәзер әлмәтлеләр 26-00-06 номерына шалтырата ала. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

26-00-06 номерын җыеп,  табибка язылырга, медицина белешмә консультациясе һәм мәгълүмат алырга (хастаханә һәм табибның эш графигыннан алып, анализлар тапшыруга әзерләнүгә кадәр), табибны өйгә чакырырга мөмкин.

Телефонның эш вакыты – көн саен (якшәмбедән тыш) 8:00-16:30 сәгаьтә, шимбә көнне – 8:00-15:00 сәгатьтә.

Моннан тыш, әлеге телефон номерлары актуаль түгел: 33-76-12, 33-76-13, 26-00-07, 26-00-08 һәм 36-13-92 (соңгылары no 1 һәм no 2 поликлиникалар) . Һәркем өчен бердәм номер: 26-00-06.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса