Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Статистика буенча, ВИЧ-инфекция эләктерү очракларының 90 % ы җенси юл аша була

Зыянсыз мәхәббәт

Мәхәббәт - тормышыбызның мөһим өлеше, һәм ул сак мөнәсәбәткә мохтаҗ. Тик якынлык күңелле мизгелләргә генә түгел, ә куркыныч нәтиҗәләргә дә китерә ала. Аларны мөмкин кадәр киметү мөһим.

Табиблар шуны искәртеп үтә: сакланусыз җенси мө-нәсәбәтләр, тәртипсез җенси мөнәсәбәтләр - болар барысы да кеше иммунодефицит вирусы (ВИЧ) һәм җенси юл белән йога торган инфекцияләр эләгүенә китерә ала.
Хәзер ВИЧ-инфекциянең төп таралу ысулы - җенси юл. Бу барлык очракларның 90 % ын тәшкил итә. Куркынычсыз секс - инфекцияне профилактикалауның иң яхшы ысулларыннан берсе.

Халык арасында иң киң таралган куркыныч һәм хаталы фикерләрнең берсе - ВИЧ-инфекция беркайчан да аларга кагылмаячак, аны халыкның билгеле бер төркем кешеләре: тәртипсез җенси мөнәсәбәтләре булган кешеләр, психотроп матдәләр кулланучылар, коммерцияле секс белән шөгыльләнүчеләр генә йоктыра ала дип уйлау. 
ВИЧтан беркем дә сакланмаган, чөнки ул социумның барлык катлауларына үтеп кергән, шуңа күрә үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга һәм «хәвефле ситуацияләрне» булдырмаска тырышырга кирәк.

- Онытмагыз, кешенең тышкы кыяфәте буенча аның ВИЧ-инфекцияле булу-булмавын билгеләү мөмкин түгел. Организмда вирусның булуын билгеләүнең бердәнбер ысулы - ВИЧ-инфекциягә тикшерелү, - дип ассызыклады СПИД үзәгенең Әлмәт шәһәрендәге филиалы белгече Ландыш Артемьева.

Түбән Мактама, Промышленная урамы, 1а йорты адресы буенча СПИД үзәгенең Әлмәт шәһәрендәге филиалында үзеңнең ВИЧ-статусыңны белергә һәм белгечләрдән консультация алырга мөмкин.                 Телефон: 8(8553) 36-20-18.

Әгәр дә сездә «хәвефле хәлләр» булса (ВИЧ-статусы билгеле булмаган кеше белән сакланылмаган җенси мөнәсәбәтләр; шикле энәләр яки кан эзләре булган башка очлы әйберләргә кадалсагыз), 72 сәгать эчендә СПИД үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сезгә тиешле киңәшләр биреләчәк һәм ВИЧ-инфекциядән сакланырга ярдәм итүче профилактик дәвалау юлы билгеләнәчәк. Моны истә тотыгыз.

Ләкин шуны да онытмаска кирәк, авыруны кисәтү дәвалауга караганда һәрвакыт җиңелрәк. ВИЧ һәм башка җенси юл белән йога торган инфекцияләрдән иң яхшы саклану ысулы - презерватив.

- Әлбәттә, партнерга презерватив кулланырга тәкъдим итү һәрвакытта да уңайлы түгел. Ләкин сәламәтлеккә җитди җаваплылык белән карарга кирәк. Саклану чараларын куллану - организм турында кайгыртуның кирәкле минимумы. Шуңа күрә, әгәр дә сез партнерыгызга презерватив кулланырга тәкъдим итүдән уңайсызланасыз икән, мәхәббәт атмосферасы, үзара аңлашу һәм шаяру хисе әлеге хәлдән гади һәм табигый рәвештә чыгарга ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үтте Ландыш Артемьева. Ул презерватив дөрес кулланылган очракта гына ышанычлы, дип тә өстәде.

Куллану вакыты чыккан әйбердән файдаланырга ярамый, шулай ук бозылу билгеләре булган очракта да (ябышу яки тишелү). Аны кабат куллану да рөхсәт ителми.

Шулай ук табиблар очраклы элемтәләрне мөмкин кадәр булдырмаска һәм даими бер партнер белән булырга киңәш итә.
- Әгәр кеше ВИЧ-инфекция белән авырый икән, нәрсә эшләргә соң? Иң мөһиме - паникага бирелмәскә. ВИЧ-инфекция хөкем карары түгел. Табиб-инфекционист консультациясен алу, диспансерлык учетына басу һәм антиретровирус терапиясен (АРВТ) билгеләү өчен мөмкин кадәр тизрәк СПИД үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ВИЧ-инфекциясе булган кеше тиешле АРВТ алган очракта картайганчы яши ала. АРВТ вирусның үрчүен баса, авыруга үсәргә комачаулый һәм ВИЧ-инфекциянең СПИД стадиясенә күчүенә юл куймый, кыскасы, АРВТ вирусны контрольдә тота, нәтиҗәдә, иммунитет кимеми, - дип йомгаклады сүзен СПИД үзәгенең Әлмәт шәһәрендәге филиалыннан эпидемиология бүлеге мөдире Алия Садриева.


КАРШЫ КҮРСӘТМӘЛӘРЕ БАР.
БЕЛГЕЧ КОНСУЛЬТАЦИЯСЕ СОРАЛА

 

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса