Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авырудан саклану зарур

Бүген халык арасында иң еш таралган йогышлы чирләр булып иң беренче чиратта грипп һәм кискен тын юллары авырулары тора.


Бу уңайдан Татарстан Республикасы Роспот-ребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы Ирина Хәйруллина грипп һәм ОРВИ белән бәйле агымдагы вәзгыятькә аңлатма бирде.
            
  Грипп өске сулыш юллары зарарлану белән бәйле кискен йогышлы авыру булып санала. Вирусның төп чыганагы - грипп белән авыручы кеше. Сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергән вакытта ул әлеге авыруны әйләнә-тирә мохитка тарата. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, селәгәй яки төкерек тамчыларындагы грипп вирусы 10 метр радиуска кадәр таралырга сәләтле.

Гриппның симптомнары иң беренче чиратта тән температурасының югары күрсәткечләргә кадәр күтәрелүен (38 градус һәм аннан да югарырак), көчле баш һәм мускул авыртуларын үз эченә ала. Ә менә борын тыгылу, конъюнктивит, тамак төбе борчу һәм ютәл кебек катараль симптомнар гадәттә авыруның икенче яки өченче көнендә барлыкка килә. 

Гриппның инкубацион чоры берничә сәгатьтән алып 5-7 көнгә кадәр тәшкил итә. Грипптан савыгу 10-12 нче көндә башлана һәм, гадәттә, ул катлаулануларсыз уза, әмма әлеге вирус сәламәтлек белән бәйле җитди проблемалар китереп чыгарырга да сәләтле. Алар арасында бигрәк тә хастаханәдән тыш пневмония, бронхит, бәвел кудыру, йөрәк-кан тамырлары, нерв системалары авырулары һәм отит аеруча куркынычлары булып санала.

Шунысын да әйтергә кирәк, ябык бинада вакытта грипп белән авыручы бер кеше чирне анда булган кешеләрнең 70 процентына кадәр йоктырырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, вакцина ясату гриппны профилактикалауның иң актуаль һәм нәтиҗәле чарасы булып тора.

Татарстан Республикасында гриппка каршы прививка ясау кампаниясе 1 сентябрьдән башланды. «Совигрипп» вакцинасын 6 айлык балалардан алып барлык яшьтәге өлкәннәргә дә ясатырга була. Бүген грипп йоктыру куркынычы зур булган кешеләргә - хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә, транспорт, сәүдә, медицина, мәгариф хезмәткәрләренә, шулай ук мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрүче балаларга, 6 айдан зуррак балаларга һәм медицина учреждениеләрендә диспансерлык исәбендә торучы кешеләргә гриппка каршы вакцина ясатырга киңәш ителә. Шунысы да бар, барлык профилактик прививкалар медицина учреждениеләрендә теләсә кайсы эш көнендә бушлай ясала. Моннан тыш, предприятиеләр һәм оешмалар, территориаль принцип буенча медицина уч-реждениесенә мөрәҗәгать итеп, үз хезмәткәрләре өчен прививка ясау бригадасын чакырта алалар.

Хәзер вакцина ясату өчен иң кулай вакыт, чөнки респиратор-вирус инфекциясе авырулары саны әлегә бик үк югары түгел. Якын араларда вакцина ясатсагыз, организмыгызның гриппка карата иммунитетны тулысынча формалаштыру өчен вакыты да һәм ресурслары да җитәрлек булачак.

Гөлфия Ханова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса