Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шәхси җаваплылык беренче урында

Бүгенге көндә кешенең иммунодефицит вирусы (ВИЧ) социаль статусына карамастан беркемне дә аямый. Шуңа да ВИЧ-инфекция профилактикасы барыннан да элек шәхси җаваплылыкка бәйле.

1998 елдан бирле Әлмәт районында 2,5 меңнән артык ВИЧ-инфекцияле кеше ачыкланган.

Хәзерге вакытта Әлмәт шәһәре СПИД үзәге филиалында 1,5 меңгә якын пациент исәптә тора. Табиб-лар билгеләп үткәнчә, вирус халыкның барлык катлауларына да «үтеп кергән», шуңа күрә үз сәламәтлегеңнең бары тик үз кулыңда икәнен аңлау, үзеңнең ВИЧ-статусыңны белеп тору мөһим.

ВИЧ - хәйләкәр инфекция. Еш кына зарарланган кешеләр үзләренең вирус йөртүче икәнлекләрен белмиләр дә, чөнки ВИЧ озак вакыт үзен күрсәтмәскә мөмкин.

Әлмәт шәһәре СПИД үзәге филиалының эпидемиология бүлеге табиб-эпидемиологы Алина Латыйфуллина сөйләвенә караганда, быел Әлмәт районында тагын 34 кешедә инфекция ачыкланган, аларның төп өлеше бу хакта медицина учреждениеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә белгән.

- Авырып китүчеләрнең күпчелеге -  ир-атлар, социаль яктан имин, гаиләле, балалары, даими эш урыннары булган гражданнар. Аларның 85 % ы чирне саклану чаралары күрмичә җенси якынлык кылган вакытта йоктырган.
 

ВИЧ-инфекция йоктыру юлларын истә тоту мөһим: җенси юл белән йоктыру ихтималы өстенә ВИЧ авыру йөртүченең каны аша да йога ала, шулай ук ВИЧ-инфекцияле хатын-кыздан йөклелек вакытында, бала тудырган вакытта яки күкрәк сөте аша баласына йога.

 

- Бүгенге көндә ВИЧ-инфек-ция хөкем карары түгел, ә хроник авыру. ВИЧ-инфекцияле пациентлар табиб-инфекционист күзәтүе астында булырга һәм антиретровирус терапиясен (АРВТ) кабул итәргә тиешләр. Авыруга бирелә торган препаратлар вирусның таралуын туктаталар, канда һәм башка биологик сыеклыкларда аның күләмен киметәләр. Башкача итеп әйткәндә, АРВТ вирусны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, шуның нәтиҗәсендә иммунитет кимеми, тормыш сыйфаты саклана һәм ВИЧ-инфекция йоктыру куркынычы кими. Пациент гадәти тормыш белән яши, үзенең социаль, һөнәри, гаиләдәге һәм башка рольләрен барысын да үти (АРВТ кабул итү шарты үтәлгәндә).

 

Бүгенге көндә ВИЧ-инфекция йоктыруның төп юлы җенси юл булганлыктан, шуны исегездә тотыгыз: җенси мөнәсәбәтләр вакытында презерватив куллану вирусның үтеп керүенә комачаулый һәм аны дөрес кулланганда инфекция йоктырудан 98 процентка саклый.
 

- Индивидуаль саклану чаралары (презервативлар) кулланмыйча, тәртипсез җенси мөнәсәбәтләргә кергән кешеләргә ВИЧ-инфекция генә түгел, җенси юл белән йога торган башка авыруларны йоктыру куркынычы да яный. Без җитди рәвештә һәркемгә җенси якынлык кылганда презерватив кулланырга киңәш итәбез, - дип игътибарны юнәлтте Алина Латыйфуллина.

Индивидуаль саклану чаралары һәм очраклы җенси мөнәсәбәтләрдән саклану бүген бердәнбер актуаль профилактика чарасы түгел. Бары тик белеп тору һәм белемгә таянып төзелгән тәртип линиясе генә кешене ВИЧ йоктырудан саклый ала. Халыкка ВИЧ-инфекция турында мәгълүмат бирү өчен Әлмәт шәһәре СПИД үзәге филиалы даими рәвештә белем бирү учреждениеләрендә, хезмәт коллективларында профилактика чаралары оештыра.

- Соңгы елларда вирус 30 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә еш ачыклану сәбәпле, без хезмәт коллективларында да профилактика үткәрәбез: эш вакытында предприятиеләргә чыгабыз, ВИЧны кисәтү ысуллары, райондагы эпидемиологик хәл турында сөйлибез, профилактик роликлар күрсәтәбез. Шунысын әйтергә кирәк, кешеләр ВИЧ темасын кызыксынып тыңлыйлар, - дип билгеләп үтте Әлмәт шәһәре СПИД үзәге филиалының профилактика бүлеге мөдире, табиб-эпидемиолог Алсу Газымова.

- Һич югында елга бер тапкыр булса да ВИЧ-инфекциягә тест үтәргә кирәк. Кызганычка каршы, күпләр моны эшләми (кемдер ВИЧ аңа кагылмаячак дип уйлый, кемдер шикәр һәм холестеринга кан тапшыру мөһимрәк дип саный, кайберәүләр, гомумән, поликлиникага бик кирәк булганда гына бара). Ләкин шуны аңлау зарур: ВИЧны һәркем йоктырырга мөмкин, ә җенси юл белән йоктыру - бүген иң актив таралганы. Бу авыру белән бүгенге көндә тулыкыйммәтле тормыш алып барырга мөмкин, әмма бер нюанс бар - АРВТны мөмкин кадәр тизрәк башлау өчен инфекцияне вакытында ачыклау мөһим, - дип хәбәр итте Алсу Газымова.

Аноним рәвештә ВИЧ-ин-фекциягә тестны яшәү урыны буенча поликлиникада яки Түбән Мактама бистәсе, Промышленная урамы, 1А адресы буенча Әлмәт шәһәре СПИД үзәге филиалында тапшырырга мөмкин.

ВИЧ-инфекциягә анализны диспансерлаштыру вакытында да тапшырырга була.

Әлмәт шәһәре СПИД үзәге филиалы хезмәткәрләре шәһәр урамнарында даими рәвештә профилактик акцияләр үткә-рәләр. Кешеләр күп йөри торган урыннарда экспресс-тест үткәрүче мобиль пунктлар урнаштырыла. Теләге булган барлык кешеләр күп вакыт сарыф итмичә генә ВИЧ-инфекциягә экспресс-тест тапшыра һәм  белгечләрдән консультация ала ала. Экспресс-тест үтү пунктларын еш кына сәүдә үзәкләрендә очратырга мөмкин («Панорама», «Западный», «Түбән Мактама»).

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИДны һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш
буенча республика үзәге»
Татарстан Республикасы дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе

 

Таня Шамбер

 

 

Реклама 16+

 

Каршы күрсәтмәләре бар. Белгеч консультациясе сорала

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса