Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Алсу» микрорайонында тантаналы рәвештә педиатр кабинеты булган гомуми практика табибы офисы ачылды

Офиста өлкәннәр бүлегендә 4277 кешегә, 2600дән артык балага хезмәт күрсәтү өчен ике участок эшләячәк.

Медицина комплексы хезмәткәрләре амбулатор шартларда беренчел медицина-санитария ярдәме, профилактик медицина тикшерүләре һәм гаилә терапиясе күрсәтергә әзер. Алар шулай ук рецептлар язалар, диспансерлаштыру, лаборатория тикшерүенә кан алу, ЭКГ, белешмәләр алу һәм вакытлыча эшкә яраксызлык экспертизасы үткәрәләр.

Тантаналы чарада район башлыгы Тимур Нагуманов һәм ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев катнашты. Проект «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында беренчел медицина ярдәмен үстерү  өчен гамәлгә ашырылды.

Символик ачкычны тантаналы рәвештә Әлмәт үзәк район хастаханәсе баш табибы Вера Головинага тапшырдылар. Үз чиратында, ул медицина үзәге хезмәткәрләре халык сәламәтлеге өчен  эшләячәкләр дип ышандырды.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса