Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт табибы Лисичанскида булды

Бер ай эчендә доктор Булатов 1000 артык кечкенә пациентны караган.

"Бер нәрсә дә юк диярлек, гел җимерелеп беткән биналар", - дип сөйли Лисичанскка барып кайткан балалар хирургы. Кирилл Булатов анда 22 ноябрьдә гуманитар ярдәм белән киткән иде. Яңа ел алдыннан ул кайтты. Бу вакытта ул 1200 баланы карарга өлгергән. Көненә 85 пациентны кабул иткән. 

Доктор андагы күпчелек балаларның физик яктан сәламәт булуын әйтә. "Андагы төп проблема - балаларның психологик халәте: атышлар,  бомбага тоту нәтиҗәсендә неврологик тайпылышлар башланган. Мин үзем анда булдым, янәшәдә шартлау тавышлары еш ишетелә һәм аларны ишетү нормага әйләнгән кебек. Ә алар мондый шартларда инде ярты елга якын яшиләр".

Лисичанскида кабул итү кыр шартларында диярлек башкарылган. Шәһәрдә электр юк. Ә биналарны җылылык пушкалары белән җылытырга омтылалар. Төрле вакытта табиб кабул итүләре төрле җирләрдә узган. 

"Мин кабул итүне шәһәрдә калган бердәнбер үзәк поликлиникада башладым. Аннан төрле мәктәпләрдә булдым. Балалар атнага бер тапкр 20 минутка мәктәпкә баралар. Анда өй эшләре бирәләр, алар өйләренә укырга кайтып китәләр. Ни өчен мәктәпләрдә кабул итү оештырылды? Аларда кечкенә булса да генераторлар бар. Пушка куеп, бүлмәләрне бераз булса да җылыта алалар".

Кирилл Булатов сүзләренчә, балалар бөтен нәрсәгә дә курку белән карыйлар, алар бик сөйләшми, үзләрен артык тыныч тоталар. Бу аңлашыла да, аларның кайберләре айлар буе подвалларда яшәгән. 

Зурлар табиб килүен белгәч, урамда ук аңа мөрәҗәгать итеп, кабул итүгә эләгергә омтылган. 

Табиб Булатов командировка вакытында якындагы берничә авылда да булырга өлгергән. Анда 170 кешене карый алган. 

"Аларга безнең ярдәм бик кирәк", - ди Әлмәт хирургы.

 

 

Аны Әлмәттә дә сагынып көттеләр. Табиб инде 2 гыйнварда эшкә чыккан. Хәзер аның яңа максаты бар: Лисичанскидагы 40 баланы республикага алып килеп, дәваларга кирәк икән. 

Шулай ук ул медикаментлардан торган  гуманитар ярдәм җыярга тели. Җылы киемнәр, стандарт дарулар, балаларга сироплар, шәхси гигиена кирәк-яраклары кирәк. Бу эштә теләге булган һәркем катнаша ала. 

 

 

 

Чыганак ЮВТ, фото скриншот видео.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса