Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт район үзәк хастаханәсендә медицина хезмәткәрләре өчен тренинг узды

16 декабрьдә Әлмәт үзәк район хастаханәсендә медицина хезмәткәрләренең һөнәри (эмоциональ) яну синдромын профилактикалауга багышланган тренинг узды.

Тренингта хастаханә хезмәткәрләре – табиблар, өлкән шәфкать туташлары, фельдшерлар катнашты. Әлеге чараның максаты-медицина хезмәткәрләренең һөнәри януын кисәтү. 

Тренинг барышында теоретик өлеш, үз-үзеңә ярдәм итү өчен практик күнегүләр сериясе, аноним анкеталар үткәрелде.

«Медицина хезмәткәрләренең эше зур җаваплылык белән бәйле һәм максималь төгәллекне үз эченә ала. Алар бик күп пациентлар кыска вакыт эчендә кабул итәләр, мәшәкатьле эш көннәрендә гадәттән тыш хәлләр белән очрашалар, авырулар һәм үлем очракларын күрәләр. Эмоциональ яктан арыган хезмәткәрләрнең үз эшләрен тиешенчә башкарыр өчен энергиясе җитми, алар профессиональ эшчәнлегеннән канәгатьләнүне туктаталар. COVID - 19 пандемиясеннән соң медицина белгечләре аеруча физик һәм эмоциональ яктан арыганнарын да исәпкә алырга кирәк. Мондый профилактик чаралар уздыру зарурлыгы бәхәссез», - диде  Эльза Фәнисовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса