Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тестның уңай булуы начар, әмма…

1 декабрьдә бөтен дөньяда СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу авыру турындагы төп сорауларга эксперт җавап бирде.

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИДны һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ГАУЗның (алга таба - ТР СПИД үзәге) югары категорияле табиб-психотерапевты Роза Мөхәммәтова ВИЧка уңай тестлы кешеләргә нишләргә һәм вирусның үсешен ничек кисәтергә икәнлеге турында сөйләде.

Беренче чиратта ул ВИЧның үлемгә китерүче түгел, ә хроник авыру булуын билгеләп үтте. Ретровируска каршы препаратларны даими рәвештә кабул иткән очракта ВИЧ йоктырган кешенең гомер озынлыгы һәм тормыш сыйфаты бөтенләй сәламәт кешеләрнең күр-сәткечләреннән аерылмый да диярлек. Ләкин катлауланулар килеп чыгудан саклану өчен авыру турында белергә кирәк, ә моның өчен иммунодефицит вирусы булу-булмауга системалы рәвештә тест үтеп тору зарур.

Ләкин һәр кеше дә үз сәламәтлегенә җаваплы карамый шул. Роза Нургалиевна сүзләренчә, гражданнарның күбесе авыру турында очрак-лы рәвештә генә белә. Хастаханәгә дәвалауга салганда, йөклелек вакытында учетка бас-канда һәм башка шундый очракларда гына анализларның уңай нә-тиҗәне күрсәтүе ачыклана. Шулай ук ВИЧ авырулы кешеләр белән даими контактта булучыларны да тикшереп тору мәҗбүри.

Тест уңай булып чыкса, нишләргә? Роза Мөхәммәтова хәбәр ит-кәнчә, андый нәти-җә алганнан соң кешене СПИД үзәгенә җибәрәләр. Анда табиб-лар уңай ВИЧлы кешегә алга таба нинди адымнар ясарга кирәклеген шунда ук аңлатып, атап әйткәндә, тирәнәйтелгән анализ ясарга кирәклегенә инандырачаклар. Бу - диагнозда хата булу-булмауны тәгаен ачыклау өчен кирәк. Моннан тыш, белгечләр саклык чаралары турында да сөй-ләячәкләр.

Әгәр тирәнәйтелгән анализ да шулай ук уңай нәтиҗә күрсәтсә, кешегә диагноз куелачак һәм ретровируска каршы терапия билгеләнәчәк. Безнең илдә ВИЧ-инфек-циялеләрне дәвалау бушлай. Табибның барлык киңәш-тәкъдимнәрен җентекләп үтәгәндә әлеге чирне контрольдә тотарга, тулыкыйммәтле озын гомер кичерергә, сәламәт балалар тудырырга һәм тәрбияләп үстерергә була.

ТР СПИД үзәгендә максатка юнәлешле тикшерүне кешеләр, нигездә, билгеле бер хәлләрдә, әйтик, сакланмыйча җенси мөнәсәбәткә кергәннән соң, психоактив матдәләр кулланганда һәм башка шундый вакытта гына узалар. Бу очракта шунда ук төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Сезнең 72 сәгать вакытыгыз бар икәнен онытмагыз. Шушы вакыт дәвамында кешегә ТР СПИД үзәгенә мөрәҗәгать итәргә, табиб консультациясен алырга һәм профилактик дәвалауны (контакттан соңгы профилактика) башларга кирәк. Профилактик дәвалау вирус белән контакт булу ихтималыннан соң ВИЧ йоктыруны булдырмас-ка мөмкинлек бирәчәк.
 

Исегезгә төшерәбез

Теләге булган һәркем ТР СПИД үзәгендә һәм аның филиалларында ВИЧка тикшерү үтә ала:

Казан шәһәре, Николай Ершов ур., 65;

Әлмәт шәһәре, Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе, Промышленная ур., 1а;

Яр Чаллы шәһәре, Вахитов пр., 12.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса