Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гриппның куркыныч төре килә

Галимнәрнең мәгълүматлары буенча, бу сезондагы вирусларның күпчелеген H1N1 штаммы (дуңгыз гриппы) тәшкил итә.

Аның билгеләре сезонлы гриппныкы белән охшаш: температура күтәрелү, ютәл, мускуллар авырту, баш авырту, хәлсезлек. Тик ул тиз арада өзлегүләргә китерүе белән башка төрләрдән аерылып тора. Кеше авырый башлау белән берничә сәгать узуга өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин. Грипп балаларга, өлкәннәргә, хроник авырулы кешеләргә аеруча куркыныч тудыра, дип белдерде Әлмәт шәһәр балалар хастаханәсенең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Тамара Черемисина социаль челтәрләрдә оештырылган туры эфир барышында.

Хәзерге вакытта Әлмәт хастаханәсендә грипптан соң булган пневмониядән 11 бала дәвалануы, 4 меңләп баланың кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) эләктерүе дә мәгълүм булды.

- Баланың тын алуы кыенлаша, һава җитми башлый,  башы әйләнә, бик нык авырта һәм ул аңын югалту дәрәҗәсенә җитә икән, бу вакытта ата-аналар аеруча игътибарлы һәм сак булырга тиеш. Бу симптомнар вакытлыча бетеп торып, кабаттан соң баланың тән темпера-турасы күтәрелә, ютәл көчәя икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, - дип ассызыклады Тамара Федоровна.

 

Дуңгыз гриппы кешедән-кешегә ютәлләгәндә, төчкергәндә һәм көнкүрештә аралашу юлы аша йогарга мөмкин булуын белеп тору зарур. Бүгенге көндә барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында иртәнге фильтрлар көчәйтелгән. Әлмәтлеләргә исә балаларының сәламәтлеген кайгыртырга һәм аларны температуралы килеш белем бирү учреждениеләренә җибәрмәскә киңәш ителә.

 

 

Резеда Исмәгыйлова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса