Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чаралар узды

21 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр район учреждениеләрендә 1 декабрьгә - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чаралар актив үткәрелде.

"ВИЧ-инфекция төшенчәсе  турында җитди сөйләшү" дигән темага мәктәпләрдә, яшүсмерләр клубларында, шәһәр китапханәләрендә, сәүдә-икътисад техникумында һәм 17нче мәктәптә ата-аналар җыелышларында укучылар өчен куркынычсызлык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 Канда вирус  булу турында белүнең бердәнбер ысулы-ВИЧ-инфекция тесты. СПИД үзәк һәм Әлмәт районы  буенча Роспотребнадзор идарәсе белән берлектә Әлмәт районында ВИЧка экспресс-тест уздыруның мобиль пунктлары оештырылды: "Юбилейный" спорт сараенда Нефтяник-Ростов хоккей матчы вакытында, "Панорама" сәүдә үзәгендә, "Нефтьче" мәдәният сараенда оборона-сәнәгать предприятиеләре өчен "Вакансияләр ярминкәсе" вакытында. 300 дән артык әлмәтле үзенең ВИЧ статусын белде.

Аноним түләүсез тикшерү өчен СПИД үзәгенең Әлмәт филиалына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:  Түбән Мактама, Промышленная ур., 1а. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 36-20-17.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса