Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

2000 елдан Әлмәт районында 2660 ВИЧ-позитив теркәлгән

Соңгы 11 айда 72 яңа очрак ачыкланган.

СПИДка каршы көрәш көне 1 декабрьдә бөтен дөньяда билгеләп үтелә. Ә йогышлы авырулар табиблары һәм эпидемиологлар көн саен авыру белән көрәшәләр. Уртача алганда, Әлмәт СПИД үзәгенә көненә 50 кеше килә.

Табиблар үзләре дә кешеләргә үзләренең ВИЧ-статусын белү җиңелрәк булсын өчен, чыгып эшлиләр. 1 декабрь, пәнҗешәмбе көнне  сәүдә үзәкләрендә һәм башка җәмәгать урыннарында медиклар эшләде.

"Озак вакытка температураның күтәрелүе, лимфа төеннәренең артуы, эч китү, сулыш юллары вирус инфекцияләре", – дип  типик симптомнарны атады Әлмәт СПИД-үзәгенең табиб-инфекционисты Әнвәр Абдулов.

Әгәр дә сез үзегездә бу симптомнарны күрсәгез һәм тест нәтиҗәләре уңай булса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиблар аны вакытында ачыкланган һәм дәвалый башлаган очракта, ВИЧка  хроник авыру буларак карыйлар.

 Хәзер СПИД-үзәктә 1300гә якын кеше исәптә тора.

«Хәзер  әлеге авыру күбрәк 40-49 яшьлекләрдә күзәтелә, ә бөтен эпидемия чорын һәм барлык авыруларны алсак, анда уртача 20-29 яшь иде. Инфекция зуррак яшь төркемнәренә күчә: 30-39, 40-49 яшьлекләргә», – дип шәрехләде Әлмәт СПИД-үзәгенең эпидемиология бүлегенең табиб-эпидемиологы Алина Лотифуллина

Әлмәт-көньяк-көнчыгышның  цитофлуориметры булган бердәнбер шәһәре. Үзәк лабораториясенә тәүлек эчендә 400дән 500гә кадәр үрнәк килә. Гепатит һәм ВИЧның гомуми төрләре өчен кан тикшерелә.

Эпидемия башланганнан бирле, 2000 елдан Әлмәттә 900дән артык вирус йөртүче вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса