Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Иртә ачыклау гомерне саклап калырга сәләтле

Дөньяда хатын-кызлар арасында киң таралган авыру - сөт бизләре яман шешенә каршы көрәш һәрвакыт игътибар үзәгендә.

Республика онкология диспансерының Әлмәт филиалы баш табибы Эльмира Сибгатуллина организмның теге яки бу авыру турындагы сигналларын ничек үзвакытында «ишетергә» һәм сөт бизләрендә яман шеш авыруы үсешен ничек кисәтергә мөмкин булуын аңлатты.

 

Табибтан башка эш харап

 

Стресстан алып артык авырлыкка кадәр - саный китсәң, онкопатологияләр үсешенә бик күп факторлар йогынты ясый. Халыкның шактый зур өлеше риск төркеменә керә. Ә менә күкрәк яман шеше барлык онкологик авырулар арасында икенче урында тора. Шул ук вакытта хатын-кызлар үзләре үк профилактика үткәрә һәм нормадан тайпылышларны да үзләре үк ачыклый алалар. Тик бу хакта бөтен кеше дә белми шул.

Белгеч сүзләренә караганда, организмның башка өлкәләрендәге кебек үк, күкрәктә дә ике төрле шеш барлыкка килергә мөмкин: яман түгеле һәм яманы. Беренчесе җитди куркыныч янамый - аны дәвалап була, ә кайберәүләргә дәвалау бөтенләй дә кирәк булмый, үсешен күзәтеп тору да җитә. Мондый шешләр метастазалар бирми һәм үлемгә китерми.

- Шешләрнең яман шешкә әверелергә мөмкин булган өлеше генә искәрмә булып тора. Бу - авыру вакытында ачыкланмаган һәм дәваланмаган очракта килеп чыгарга мөмкин. Мондый хәл, мәсәлән, фиброаденома вакытында була, - дип билгеләп үтте Эльмира Сибгатуллина.

Ә менә патологик процесслар медицина ярдәме күрсәтүне таләп итә. Кеше авыру турында никадәр иртәрәк белсә һәм дәвалана башласа, уңай нәтиҗәгә ирешү мөмкинлеге шулкадәр зуррак. Доктор сүзләренчә, еш кына хатын-кызлар үзләрендә ниндидер уңай булмаган үзгәрешләр сизеп тә, доктор янына барудан куркалар. Кайберләре барысы да үзеннән-үзе узачак дип уйлап, проблеманы санга сукмыйлар. Башкалар исә үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнә, я булмаса халык медицинасына өмет баглый. Бу кыйммәтле вакытны югалтуга һәм еш кына аяныч нәтиҗәләргә китерә.

 

Сәламәтлегебез үзебезнең кулда

Кызганычка каршы, күк-рәк яман шеше еш очрый торган авыру. Ул шулай ук яшьләр арасында да киң таралган, шуңа күрә һәр хатын-кызга сәламәтлеген күзәтеп тору һәм үз организмына «колак салу» зарур.

- Күкрәктәге яңа шешләр-нең 80 % ын мөстәкыйль рәвештә ачыкларга була. Моның өчен һәрдаим үз-үзеңне тикшереп торырга гына кирәк, - дип ассызык-лый эксперт.

Онколог душ кергән вакытта кулларны сабынлап, сөт бизләрен һәм лимфа төеннәрен бармаклар белән капшап карарга куша. Шулай ук кимендә айга бер тапкыр көзге каршына басып, шәрә күкрәкләрне кү-зәтергә кирәк. Бу вакытта күкрәкләрнең симметрия-лелегенә, тән капламының торышына, анда кабарынкы яки батынкы урыннар, «лимон кабыгы» булу-булмауга игътибар итәргә.

Нинди дә булса үзгәреш-ләр күреп алганда кичекмәс-тән табибка: гинекологка, хирургка, маммологка яки онкологка мөрәҗәгать итү мөһим. Белгеч инструментлар белән тикшерү алымнары кулланып, алга таба дәвалау тактикасын билгеләячәк яки тар профильле учреждениегә, әйтик, онкодиспансерга юллама бирәчәк.

 

Куркыныч факторлар

Күкрәк яман шеше барлыкка килүнең төгәл сәбәп-ләре әлегә ачыкланмаган, тик шулай да куркыныч факторларның берничәсе билгеле.

Болар:

lзарарлы гадәтләр. Мәсә-лән, исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп куллану гормональ дисбаланс китереп чыгарырга мөмкин. Бу - патология үсешенә китергән сәбәпләрнең берсе;

lстресс;

lсимерү. Артык авырлык та еш кына гормональ үзгәрешләргә китерә;

lнәселдәнлек. Туган-тумача арасында хатын-кызлар ягыннан кем дә булса күкрәк яман шеше белән авырган икән, нәсел дәвамчыларында да ул кү-зәтелергә мөмкин.

- Урта яшьләрдәге, бер генә тапкыр да  бала тапмаган хатын-кызларга бу авыруга дучар булу куркынычы ныграк та яный. Бала тудыру һәм сабыйга күкрәк сөтен имезү - онкологияне кисәтүнең менә дигән ысуллары, - дип игътибарны уңай факторларга юнәлтте Эльмира Сибгатуллина.

 

Ничек сакланырга

 

Сөт бизләре яман шешен кисәтүнең төп чаралары - тәмәке тартудан һәм хәмер кулланудан баш тарту, организмга стресс йогынтысын булдыра алганча киметү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, тук-лануны һәм гәүдә авырлыгын контрольдә тоту.

Теләк булганда онкопато-логияне генетик тикшере-нүләр ярдәмендә дә «исәпләп чыгарырга» мөмкин. Нәкъ менә алар хатын-кызга нәселдәнлек буенча әлеге авыру кур-кынычы яныймы-юкмы икәнлеген белергә ярдәм итәчәкләр.

Даими тикшерелеп тору турында да онытырга ярамый. Сүз мөстәкыйль диагностика турында гына да түгел. 18 яшьтән башлап һәр хатын-кыз медицина учреждениеcенә мөрәҗәгать итеп, түләүле нигездә (табиб күрсәтмәләре булмаганда) УЗИ үтә ала. Ә 40 яшьтән узган пациентларга маммогра-фик тикшеренү узу мөмкинлеге тудырылган.

- Статистика буенча, күк-рәк яман шеше бигрәк тә 50 яшьтән узган хатын-кызларда еш ачыклана. Алар өчен «Скрининглы маммография» федераль программасы гамәлдә, - дип аңлатма бирде доктор.

Әлеге проект республика онкодиспансерының Әлмәт филиалы базасында да тормышка ашырыла. 50-69 яшь категориясендәге хатын-кызлар алдан язылмыйча да әлеге хезмәтне ала ала. Моның өчен медучреждениегә килеп, регистратурага мөрәҗәгать итәргә. Үзең белән паспорт, полис һәм СНИЛС булырга тиеш. Скрининглы маммография нәтиҗәләре процедура үткән көнне үк әзер булачак.

 

 

Таня Шамбер

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса