Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Файдалы киңәшләр

Шешенү нидән килеп чыга?

Шешенүнең сәбәпләре күптөрле булырга мөмкин.

Әгәр кеше иртән торганда куллары шешенгән була икән, калкансыман бизне тик-шертергә кирәк.

Әгәр башта бит шешенеп, күз төбендә кара таплар  барлыкка килә,  соңыннан бөтен тәнгә тарала икән, бөерләрне тикшертәбез.

Әгәр аяклар шешенсә, йөрәк һәм кан тамырларын тикшертергә кирәк. Шулай ук шешенүләр ризыкта аксым җитмәгәндә була (диеталар тотканда, мәсәлән). Аксымнан башка канның сыек өлешен кан тамырларында тотып калып булмый, ул тән тукымаларына таралып, шешләр барлыкка китерә.

Организмга су җитешмәгәндә дә шешенүләр күзәтелергә мөмкин.

 

Кан тамырларын ничек чистартырга?

 

Кан тамырларын чистарту күп авырулардан коткара.

Сәламәтлекне тирә-якта файдалы үләннәр гөрләп үскәндә ныгытып калу зарур. Ә башка ел фасылында шул ук үләннәрнең кипкәннәрен даруха-нәдән сатып алырга була. Кан тамырларын чистарту буенча төнәтмәне түбәндәгечә әзерләргә мөмкин.

100 әр грамм ромашка, сары мәтрүшкә, үлмәс гөл (бессмертник), каен җиләге яфрагы һәм каен бөресен бергә кушабыз. Ике аш кашыгы катнашма өстенә 400 мл кайнар су салабыз да, термоска тутырып, төнгә калдырабыз. Ашар алдыннан көненә ике тапкыр 200 әр мл эчәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса