Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт районында яшәүчеләр колоноскопияне яңа җиһазларда бушлай уза алалар

Аны «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» региональ программасы кысаларында куйдылар.

Әлмәт район үзәк хастаханәсенә SonoScape EC-500T яңа заманча видеоколоноскобы куелды.

Яңа җиһазлар белән тәэмин итү «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»региональ программасы кысаларында мөмкин булды. Яңа колоноскопның төп өстенлеге-төгәл цифрлы сурәт һәм башка табибларга тикшерү язмасын җибәрү мөмкинлеге.

Тикшерүне 1 нче номерлы поликлиникада (Төзүчеләр пр-30/1) түләүсез узарга мөмкин. Эш графигы: дүшәмбе-җомга 7:00-17:00 сәгатьтә.  (8553) 22-78-46, (8553) 33-83-02 номерларына шалтыратып язылырга мөмкин.

 

 

 

Фото: Әлмәт район үзәк хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса