Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ВИЧ - хөкем карары түгел!

Безнең көннәрдә ВИЧны контрольдә тотарга була. Эшлә, гаилә кор, әти-әни булу шатлыгын таты - иммунодефицит вирусы бүген беркемгә дә һәр туар көнгә сөенеп яшәргә, күкрәк тутырып һава суларга комачауламый.

Әле узган гасырда гына ВИЧны XX гасыр афәте дип атаган булсалар, бүген ул үткәнебезнең шомлы авазы гына. Радикаль дәвалау ысулы әле һаман табылмаса да, медицина барыбер сизелерлек алга атлады: «нәтиҗә расланган» пациентларның яшәү рәвеше сәламәт кешеләрнең тормышыннан берни белән дә аерылмый. Һәм боларның барысына заманча терапиянең алга китүе бәрабәренә ирешелде.

Иң мөһиме -    вакытында ачыклау

Кызганычка каршы, кайберәү-ләр үзләренең ВИЧ-статусы турында белмәүне кулайрак күрәләр, инфекция миңа кагылмаячак дип фаразлыйлар. Тик юкка. Безнең көннәрдә беркем дә бу чирдән сакланмаган. Вирус җенси мөнәсәбәтләрдә, стериль булмаган медицина инструментларын кулланганда, тиеш булмаган шартларда татуировкалар һәм пирсинг ясаткан вакытта да йогарга мөмкин: аның тиренең яки лайлалы тышчаның зарарланган участогына эләгүе авыру йоктыру куркынычын сизелерлек арттыра.

Боларны белмәү - язмыш белән уйнау дигән сүз: авыру йоктырган кеше үзвакытында дәваланмаса, ВИЧның СПИДка әверелүен көт тә тор. Статистика нигезендә, тиешле дәвалау алмаган пациентларда иммунодефицит синдромы ВИЧ йоктырганнан соң 5-8 елдан соң үсә. Моннан тыш, үз диагнозлары турында уйламый торган инфекция йөртүчеләр тирә-юньдәге кешеләрне дә зур куркынычка дучар итәләр.

Расланган нәтиҗә

Кайвакыт кешеләр нәтиҗә раслануын белүдән курку сәбәпле дә инфекция булу-булмауга системалы тикшерү үтүдән баш тарталар. Күп яктан бу халык арасында йөрүче, әйтик, андый кешеләр озак яшәми, гаилә дә кора һәм нәсел дә калдыра алмый икән дигән имеш-мимешләр белән бәйле.

Чынлыкта исә ВИЧ тормышка киртә куймый. Белгечләр сүзләренә караганда, ул - кон-трольдә тотарга гына түгел, ә бушлай бирелә торган яңа буын препаратлар ярдәмендә аның белән идарә итәргә дә мөмкин булган хроник инфекция генә.

Уңай нәтиҗә раслануын белгәч, үзеңдә аеруча зур җаваплылык тою мөһим: табибка гел күренеп торырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм дәваланудан баш тартмаска кирәк. Табиб тарафыннан билгеләнә торган вируска каршы махсус препаратлар вирусның үрчүен туктатырга, аның кандагы һәм башка биосыек-лыклардагы күләмен киметергә сәләтле. Тулыкыйммәтле курс үтеп, кеше хезмәткә яраклы булып кала, уңышлы рәвештә шәхси мөнәсәбәтләр кора ала. ВИЧ-инфекцияле хатын-кыз сәламәт бала тудырырга сәләтле: инфекциянең сабыйга йогу куркынычы даими препаратлар кабул иткәндәгедән күпкә азрак. Оныклар күрү бәхетенә ирешү мөмкинлеге дә зурая, чөнки гомер озынлыгы арта.

Табиблар шуны искәртә: ВИЧка даими тест үтү (елга бер тапкырдан да сирәгрәк түгел) - сезнең тормышыгызны да, башкаларның, шул исәптән якыннарыгызның тормышын да саклап калырга сәләтле булган җаваплы һәм дөрес адым. ВИЧ-инфекциягә тикшерелү аноним һәм бушлай.

Таня Шамбер әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса