Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт гомуми табиблык практикасы үзәгендә түбә төзи башладылар

Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында алып барыла.

Әлмәттә "Алсу" микрорайонында "Гомуми табиб практикасы үзәге һәм балалар поликлиникасы" төзелеше дәвам итә. Хәзерге вакытта  хезмәткәрләр түбә конструкциясен монтажлауга керештеләр. Бу хакта Әлмәт район үзәк хастаханәсе хәбәр итә.

Подрядчы булып «Альянс-строй» ҖЧҖ тора. Объект «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча финансланган.

Барлык эшләр дә расланган график буенча бара, объектны файдалануга тапшыру билгеләнгән вакытка планлаштырылган.

 

 

Фото: Әлмәт РҮХ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса