Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенә өч яңа «Лада Ларгус» автомобиле сатып алынды

Автомобильләрне пациентлар һәм медицина хезмәткәрләрен йөртү, дарулар һәм биологик материаллар ташу өчен кулланачаклар.

"Кыска вакыт эчендә автотранспорт тиешле теркәлү узды һәм шунда ук линиягә басты. Һәр машина көн саен 30 тапкыр чакырыла. Яңа автомобильләр безгә тиз арада чакыруларга җавап бирергә, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга, медицина хезмәтләренең үтемлелеген яхшыртырга ярдәм итә һәм табиблар эшен җиңеләйтә. Медучреждениегә Әлмәтнең 40 мең бала һәм 3 мең авыл кешесе беркетелгән. Машиналар авыл җирлегенә чыгу өчен дә бик уңайлы", - ди оешманың  баш табибы Лидия Исмәгыйлева.

Автомобильләр «Сәламәтлек саклау» милли проектына керүче сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса