Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә медицина хезмәткәре көнен билгеләп үттеләр

Иң авыр минутларда ярдәмгә килә торганнар бәйрәме Әлмәт муниципаль районының «Нефтьче» мәдәният сараенда узды.

Зур концерт программасы һәм алар адресына бик күп җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов районның медицина хезмәткәрләрен котлады.

"Безнең районда табиблар һәрвакыт үз эшләренең сыйфаты белән аерылып торды. Бик зур рәхмәт сезгә. Безнең сәламәтлек саклау тармагы елдан-ел үсә. Бернәрсә дә сезнең хезмәтегезне алыштыра алмый", - диде район башлыгы.

Бүгенге көндә районда 3665 медицина хезмәткәре эшли. Алар барысы да  үз эшләренең осталары,  профессионаллар. Иң яхшыларын бәйрәмдә дә котладылар.

Сәламәтлек саклау ветераннарына аерым игътибар бирелде. Чөнки бүгенге чара - ул кадерле ветераннарыбызга тагын бер тапкыр  җылы сүзләр әйтергә менә дигән форсат. 

Бәйрәм район коллективларының концерт программасы белән дәвам итте. Алар тантана сәбәпчеләрен күңелле җырлар һәм дәртле биюләр белән сөендерделәр.

Медицина хезмәткәренең һөнәри бәйрәменең үзенчәлеге шунда ки, медицина хезмәткәрләренең күбесе аны эш урыннарында каршы ала. 

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса