Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәтлегең үз кулыңда: нишләргә?

Сәламәтлек – кешенең иң зур, иң кыйммәтле байлыгы. Шунлыктан, аны ныгыту, саклау турында кайгыртырга, үзең өстендә бик күп эшләргә кирәк.

Җәй көне моның өчен бөтен шартлар да бар. «Чанагызны» хәзер үк әзерләп куйсагыз, көзен һәм кышын файдасын күрми калмассыз.

Әлмәт шәһәренең табиб-терапевты Айсылу Якупова җәй көне сәламәтлекне ныгытуның биш файдалы ысулын тәкъдим итте.

 

Җәйге меню

Җәй һәрчак тәмле һәм файдалы табигый продуктларның күп булуы белән куандыра. Беренче чиратта, ул файдалы антиоксидантларга бай яшелчә һәм җиләк-җимешләр. Алар арасында – помидор, кызыл виноград, цитруслылар, җир җиләге, кара җиләк, баллы борыч, шпинат, карлыган, сырганак, төче чия. Яңа чыгарылган (сыгылган) соклар турында да онытмаска кирәк. Кишер һәм кабак соклары – иң файдалылары рәтендә. Салатлар ясаганда, яшел тәмләткечләр – укроп, петрушка, сельдерей өстәгез. Яхшы үзләштерелсен өчен, җиләк-җимешләрне көннең беренче яртысында ашарга кирәк.

 

Актив яшәү рәвеше

Җәй – актив физик йөкләнешләр өчен менә дигән вакыт. Моның өчен фитнес-үзәккә бармасаң да була. Саф һавадагы күнегүләр күпкә яхшырак. Иртәнге йөгерү, җәяүләп һәм велосипедта йөрүләрне үз тормышыгызга кертегез. Шулай ук скандинав йөрешен үзләштерегез. Бу бик файдалы шөгыль. Физик йөкләнеш бөтен организмга яхшы тәэсир итә, мускулларны ныгыта, тиренең тонусын арттыра, кан әйләнешен тизләтә һәм бәхет, ләззәт гормоны – эндорфинны эшкәртеп чыгара.

 

Яланаяк йөрү

Электән үк яланаяк йөрүнең - искиткеч чыныктыру чарасы булуы билгеле. Яланаяк ясалган һәр адым - тормышка өстәмә минут. Алай йөрү көч бирә, иммунитетны ныгыта, кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең куркынычын, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары үсешен киметә, артериаль кан басымын нормальләштерә. Яссы табанлылык яки аяк табаннарындагы башка кимчелекләр вакытында да яланаяк йөрү файдалы. Аяк табанында бик күп нерв нокталары бар һәм яланаяк йөргәндә алар активлаша. Өйдә дә башмакларсыз йөрегез.  

 

Стресска каршы чаралар

Кызганычка каршы, стресслар хәзерге тормышның аерылгысыз өлешенә әйләнде. Көндәлек тормышта стресска каршы бик гади, әмма нәтиҗәле ысуллар куллану мөһим. Иң нәтиҗәлесе – көн саен саф һавада йөрү. Тышта булу тискәре фикерләрдән арындыра һәм яхшы кәеф өчен җаваплы булган серотонин һәм эндорфин гормоннарының эшләп чыгаруын стимуллаштыра. Паркта агачлар һәм чәчәкләр арасында көнгә 20-30 минут булса да үткәрергә тырышыгыз. Күбрәк җәяү йөрегез - өйдән алып эшкә кадәр бер-ике тукталыш. Йокы алдыннан бераз урамда йөрү дә файдага гына.

 

Кояш ванналары

Кояш ванналары да яхшы чыныктыру чарасы була ала. Җәй көне җылы кояш нурлары астында иркәләнү рәхәтлек бирә! Кояш нурлары ул матур тән каралуы гына түгел, иммунитет ныклыгы, кәеф күтәренкелеге дә. Белгәнегезчә, кояш - D витамины чыганагы, ул кальцийны үзләштерергә дә булыша. Әмма чама турында онытмагыз. Кызыну өчен дөрес һәм куркынычсыз вакыт: иртәнге 11 сәгатькә кадәр һәм кичке 16дан соң. Кояшка каршы кремнар кулланырга онытмагыз, ә башыгызга яулык бәйләгез яки эшләпә киегез.

Бу гади ысуллар сезнең сәламәтлегегезне ныгытырга ярдәм итәр. Үзегез турында кайгыртыгыз һәм сәламәт булыгыз!

 

Резедә Шәмсуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса