Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә Донор көне узачак

Канны сәламәт булган  һәркем тапшыра ала.

14 июньдә 8.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Әлмәт кан үзәгендә «Бөтендөнья донорлар көне» дигән донор акциясе узачак, дип хәбәр итәләр оештыручылар.

Акциядә катнашырга һәм кан тапшырырга теләгән әлмәтлеләр Ленин урамы, 157 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Канны медицина каршылыклары булмаган теләгән һәркем тапшыра ала.


Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Акцияне оештыручылар - «Игелекле Әлмәт» иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге, Әлмәт балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе, DonorSearch.org кан донорлары берләшмәсе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм Идел буе сөяк мие донорларының регистры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса