Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә ваба белән авыручы бар?

Социаль челтәрләрдә таралган фейк хәбәрләр, имеш-мимеш халыкны пошаманга салды.

Инде бер атна дәвамында әлмәтлеләр ваба (холера) таралу куркынычы хакында актив фикер алышалар.

Югыйсә Россиянең башка төбәкләрендә инде мондый хәбәрләрне күптән кире кактылар. Кемнәрдер якын араларда илебездә биологик диверсияләр булырга мөмкин дип, төрле мессенджерлар аша фейк хәбәрләр, имеш-мимешләр тарата. 

Популяр мессенджердагы чатларда Әлмәттә 3 нче поликлиниканың санитар эшкәртүгә ябылуы турында хәбәрләр пәйда булды. Янәсе, кемнәрдер ашыгыч ярдәм машинасы белән әлеге дәвалау учреждениесенә ваба белән авыручы бер ир-атны алып килгәннәрен күргән. Ул кеше Украинадан килгән икән дип тә язучылар табылды.

Газета укучыларыбызны тынычландырырга ашыгабыз: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте әлеге хәбәрне кире какты.

Шәһәребезнең 3 нче поликлиникасында, чыннан да, өйрәнүләр булган. Баксаң, биредә Роспотребнадзорның  территориаль идарәсе ваба ачыкланган очракта нинди гамәлләр кылынырга тиешлеге буенча өйрәнүләр үткәргән икән.

Өстәп шунысын да әйтергә кирәк, күнекмәләр үткәрү өчен уздырылган әлеге чарада авырган кеше ролен Роспотребнадзорның территориаль бүлеге хезмәткәре башкарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса