Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

СПИД гасыр афәте булып кала

XX гасыр ахырында кешелек дөньясында бик фаҗигале проблема булып барлыкка килгән авыру әле дә актуаль.

Майның өченче якшәмбесендә ел саен Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Чара җәмәгатьчелекнең игътибарын ВИЧ-инфекцияле кешеләр проблемаларына җәлеп итү өчен эшләнә. Бу датага багышланган чаралар һәр елны Әлмәт муниципаль районында да уза.

Беренче тапкыр әлеге дата 1983 елда Сан-Франциско шәһәрендә билгеләп үтелгән. Киемгә берке-телгән кызыл тасма әлеге көннең символы булып тора. Ул - кайгы һәм хәтер, шулай ук СПИДның чикләре, милләте, җенесе һәм яше булмавын аңлату билгесе.

Әлмәт СПИД-үзәге мәгълүматлары буенча, 2022 елның 15 маена Әлмәт районында 2603 ВИЧ-ин-фекцияле кеше ачыкланган. Диспансер исәбендә 1244 кеше тора. Авыруларның иң зур дәрәҗәсе 30-59 яшьлекләр төркемендә күзәтелә. ВИЧ-инфекциянең төп таралу юлы булып җенси юл кала.

ВИЧ-инфекция - ретровирус, ул иммун системасының күзәнәкләрен зарарлый, аларның функциясен киметә яки күзәнәкләрне җимерә. Иртә стадияләрдә инфекция симптомсыз уза. Әмма аның прогрессивлашуыннан иммун системасы зәгыйфьләнә һәм авыру кешенең организмы төрле инфекцияләрдән саклану мөмкинлеген югалта.

Кеше организмы мөстәкыйль рәвештә ВИЧтан котыла алмый. Аны дәваламау СПИД үсешенә китерергә мөмкин. Антиретровирус терапиянең вакытында башлануы, дарулар кабул итү, табиб киңәшләрен үтәү озын гомер кичерергә мөмкинлек бирә.

Бөтендөнья СПИД  корбаннарын искә алу көненең төп максатларыннан берсе - ВИЧка экспресс-тестның мобиль пунктларын шәһәрнең төрле нокталарында урнаштыру. Инфекция таралу шартларында үз ВИЧ-статусын һәркем белергә тиеш. Бу, авыру ачыкланган очракта, үзвакытында дәвалау һәм гомерне                                     саклап калу өчен кирәк.

Эпидемиягә каршы көрәш эшенә һәркем үз өлешен кертә ала. Вакытында тест узып, үзеңне һәм якыннарыңны саклап калу бик мөһим.

Соңгы атнада Әлмәт районы мәктәпләрендә, яшүсмерләр клуб-ларында, урта һәм югары уку йортларында, кайбер предприятиеләрдә мәгълүмати-профилактик чаралар үткәрелде. ВИЧ буенча экспресс-тестның мобиль пунктлары халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә һәм «Панорама»да эшләде.

ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча консультация һәм мәгълүматны 8(8553) 36-20-17, 36-20-18
телефоннары аша алырга мөмкин.

Резедә Шәмсуллина әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса