Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә паркларны, скверларны талпаннардан эшкәртә башладылар

Шәһәрнең "Саулык" паркында мондый чара инде узды.

Талпаннардан эшкәртү сәбәпле әлмәтлеләрне "Саулык" паркына бармый торырга өндиләр.

Безнең якта иң киң таралганы булып аксод талпаны исәпләнә. Талпаннардан йогышлы энцефалит һәм боррелиоз авырулары күчә. Йогышлы вирус энцефалиты — бик җитди вируслы авыру, ул үзәк нерв системасын зарарлый, гариплеккә, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Шуңа да, җылы көннәр башлану белән, бакчаларга, урманнарга, яр буйларына йөри башлаган кешеләргә саклык чараларын исләренә төшерәсе килә. Якындагы 2-2,5 айда талпаннар актив булырга мөмкин. Хәтердә тотыгыз: теләсә-кайсы авыруны, дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк.

Талпаннан мөстәкыйль рәвештә арынырга теләсәгез, моны дөрес эшләгез:
1 — талпан эләктергеч, пинцет, җеп ярдәмендә әкрен генә тартыгыз, талпанның авыз аппаратын өзеп калдыра күрмәгез;
2 — алган талпанны чиста контейнерга яисә төбенә суга чылатылган мамык яки марля кисәге салынган капкачлы савытка урнаштырыгыз;
3 — тешләнгән урынны һәм кулларны спиртлы антисептик белән эшкәртегез;
4 — шунда ук хастаханәнең кабул итү бүлегенә барыгыз, талпанны да үзегез белән алыгыз.

Талпаннар тешләмәсен өчен, катлаулы булмаган берничә кагыйдәне истә тоту һәм үтәү мөһим:

Киемгә эләккән талпан тәнгә берегә алмаслык итеп киенергә: куртка, күлмәк беләзекне кысып торган манжетлы, озын җиңле булсын, яка бөтенләй сәдәпләнсен, муен тирәли яулык бәйләп, аның очларын яка астына яшереп куярга кирәк. Капюшонлы кием уңайлы. Куртканың ас ягын чалбар эченә, чалбар балакларын носки яисә аяк киеме эченә тыгарга;

Талпаннарны һәм башка канэчкеч бөҗәкләрне куркыта торган репеллент, тәннең ачык урыннарын, киемне эшкәртә торган чаралардан файдаланыгыз;

Талпан юкмы дип, әледән-әле (10-15 минут саен) үз-үзегезне тикшереп торыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса