Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә уникаль операция ясаганнар

Әлмәт район үзәк хастаханәсендә әлмәтленең сидек куыгыннан ташны  кисмичә генә алдылар.

Район үзәк хастаханәсендә  мондый авыруларны заманча  эндоскопик ысул белән оператив дәвалау мөмкинлеге барлыкка килде.

15 апрельдә Әлмәттә уникаль операция – сидек куыгыннан ташны эндоскопик бетерү һәм мәни бизенең аденомасының трансуретраль резекциясен уздырдылар. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Бу дәвалау технологиясе травматик кисүләрне булдырмаска мөмкинлек бирә.

Әлмәт үзәк район хастаханәсенә сәламәтлегеннән зарланып, 64 яшьлек пациент килә. Анамнезда аның сидек куыгында таш булганлыгы билгеле.  Тикшерүдән соң медиклар операция ясарга дигән карар кабул иттеләр. Операцияне лазер һәм биоляр плазма резекциясе кулланып яңа видеоэндоскопик өстәлдә үткәрделәр.

Уникаль операцияне табиблар А.Р. Гыйльфанов, Р. Р. Садыйков, Ю. В. Волков ясаган.

Атна саен чәршәмбе көнне 13.00 сәгатьтә 1нче поликлиникада 109 кабинетта авыруларны кабул итү бара.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса