Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Һәр чиргә дәва табарга була

Һәркем дә үти алырлык гади һәм файдалы киңәшләр.

Канда холестерин күп булган кешеләргә әстерхан чикләвеге ашарга киңәш ителә.

Аягыгызны көзән җыерганда, бер кулыгыз белән аяк бармакларыгызны тотыгыз һәм үзегезгә таба тартыгыз. Икенче кулыгыз белән аягыгызны тездән тубык сөягенә таба ышкыгыз.

Күз төбегез күгәрсә, шул урынга тизрәк боз салынган пакет куегыз. Әгәр боз булмаса, буш булмаган калай консерва банкасы да ярый.

Астма өянәгеннән куе каһвә ярдәм итә.

Күзегезгә чүп керсә, берүк уа күрмәгез. Өске күз кабагын аскысына таба тартыгыз. Шулай эшләгәндә күздән яшь чыга һәм ул чүпне юып чыгара.

Әгәр яралансагыз, бер төймә стрептоцидны төегез дә аңа берничә тамчы йод тамызыгыз һәм ярага куегыз, ярагыз күз алдында төзәлер.

Анар (гранат) согы эчегез. Ул кан тамырларын һәм йөрәк мускулларын ныгыта, артериаль кан басымын төшерә, канны чистарта, салкын тиюдән саклый.

Бик нервлансагыз, бер стакан кайнар диярлек сөткә чи йомырка сарысы туглагыз, бераз шикәр салыгыз һәм ашыкмыйча гына эчегез.

Теш сызлаганда авызыгызны кызыл чөгендер согы белән чайкагыз, сокны авызда мөмкин кадәр озаграк тотарга тырышыгыз.

Кан басымы югары булганда, көнгә 3 аш кашыгы бодай ашагыз (юып, пешермичә).

Тешләрегезне атнага ике тапкыр аш содасы һәм тоз катнашмасы белән чистартсагыз, агарып китәрләр.

Күздәге кызыллыкны бетерү өчен, йомылган күзләргә салкын кыяр телемнәре яки каты чәйдә, үлән төнәтмәләрендә (ромашка, бөтнек, шалфей яки юкә чәчәге) чылатылган мамык куегыз. Әлеге төнәтмә 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы үлән чималы салып әзерләнә.

Күз яшьләнүдән зәңгәр чәчәк (василёк) төнәтмәсе булыша: 1 аш кашыгы чәчәккә 500 мл кайнар су салып, 1 сәгать төнәтегез, суынгач сөзегез һәм күзгә компресс рәвешендә ябыгыз.

Төрле үләннәр катнашмасы да кулланырга мөмкин: 1 аш кашыгы ак әнисне 1 стакан суда 20 минут кайнатыгыз да, шуңа берәр балкашык бака яфрагы, зәңгәр чәчәк, күз үләне (очанка) кушып, 12 сәгать төнәтегез һәм сөзегез. Көнгә 3 мәртәбә күзгә 3-4 әр тамчы тамызыгыз.

Күз яшьләнгәндә, күзне көнгә 2-3 мәртәбә тары ярмасы кайнаткан су белән юу нәтиҗәле.

Чәч сына, коела башласа, чәч төбенә тоз ышкыгыз да, җылы су белән юыгыз. 5-6 тапкыр шулай эшләгез. Моны атнага 2-3 мәртәбә кабатларга кирәк. 2 атнадан чәчнең ныгыганын сизәрсез.

Ирен тиресе корып ярылса, көнгә берничә мәртәбә кыяр согы сөртегез. Йок-лар алдыннан исә бал сөртегез. 15 минуттан юып төшергәч, туендыручы крем кулланыгыз. 1 чәй кашыгы эремчеккә шул ук күләмдәге кишер согы кушып болгату һәм 20 минутка иренгә сөртеп тору да зыян итми.

Үзеңне тиз арада тәртипкә китерү өчен контраст душ керергә кирәк. Җылы су тәнне җылытса, салкыны барлык нерв күзәнәкләрен уята.

 

 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса