Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт медучреждениеләрендә халыкны диспансерлаштыру һәм профилактик чаралар яңадан торгызылды

28 февральдән «мобиль поликлиника» күчмә комплексларының эше яңартылды.

24 февральдән башлап Татарстан Республикасы медицина оешмаларында, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдән тыш, өлкән кешеләрнең аерым төркемнәрен  диспансерлаштыру, шул исәптән коронавирус кичергән затлар өчен тирәнтен диспансерлаштыру, планлы амбулатор-сырхауханә медицина ярдәме, профилактик медицина күзәтүләре яңадан торгызылды.

Билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә 18 яшьтән өлкәнрәк һәр граждан өчен профилактик медицина тикшерүләре ел саен үткәрелә, 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен диспансерлаштыру шулай ук ел саен, 18-39 яшь өчен- 3 елга 1 тапкыр. Медицина тикшерүләрендә аерма төрле яшь төркемнәрендә үткәрелгән тикшеренүләрнең төрләрендә генә.

Профилактик карау һәм диспансерлаштыру беркетелгән урын буенча сырхауханәдә үткәрелә.

Диспансеризация узу өчен поликлиникада яшәү урыны буенча алдан электрон язылу мөмкинлеге бар. Дәүләт хезмәтләре порталында профилактик тикшерүләргә алдан электрон язылу оештырылган.

Район авыл җирлекләрендә яшәүчеләр диспансеризация узу өчен фельдшер-акушерлык пунктларына һәм табиблык амбулаторияләренә мөрәҗәгать итә алалар, анда диспансерлаштыруның 1 этабын узу өчен барлык шартлар тудырылган, шәһәр үзәк хастаханәсе сырхауханәләрендә өстәмә тикшеренүләргә электрон язылу мөмкинлеге бар.

Мәҗбүри диспансерлаштыру онкологик авыруларны иртә стадияләрдә сигез тапкыр ешрак диагнозларга ярдәм итә, дип расланган. Һәркем үз гомерен саклап кала ала. Иң мөһиме-вакытында ярдәм сорап мөрәҗәгать итү. Авыруларны иртә ачыклау авыруны зур уңыш белән дәваларга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә профилактикалауга зур игътибар бирелә. Үз сәламәтлегегезгә игътибар итегез. Диспансерлаштыруны узыгыз, авыру үсешен кисәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса