Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чыныгу - сәламәт яшәү рәвеше нигезе

Хәрәкәт, дөрес туклану, көндәлек режим һәм чыныгу. Болар - сәламәтлекнең төп факторлары.

Үз сәламәтлегегез турында кайгыртуны сәламәт булганда башлау яхшырак, чөнки авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк бит. Иммунитетны ныгыту һәм үз-үзеңне салкын тиюдән саклау өчен иң гади һәм нәтиҗәле ысулларның берсе - чыныгу. Ул организмның тышкы тирәлектәге температура тирбәлешләренә каршы торуга җайлануы. Борынгы заманда авылларда яшәүчеләр мунчадан елгага яки карга чумып, җирдән яланаяк йөргәннәр, шуңа да сирәк чирләгәннәр һәм озак яшәгәннәр.

Кызганычка каршы, хәзер күпчелек кешеләр сәламәт яшәү рәвешеннән ерак йөриләр. Шуңа күрә еш чирлиләр. Кайберләре иммунитетларын ныгытырга тели, тик сәламәтлеккә зыян китермичә генә өй шартларында ничек чыныгырга кирәклеген белми. Шул уңайдан кышын чыныгу алымнары һәм кагыйдәләре турында белемнәрегезне киңәйтергә булдык.

Исегездә тотыгыз, чыныга башлау белән салкын душ астына басарга, өстегезгә бозлы су сибәргә, ишегалдындагы карда ятарга яки буага чумарга ашыкмагыз. Мондый экспериментлар начар тәмамланырга мөмкин.

Чыныгу - җитди эш. Акрынлап кына чыныга башлау зарур! Бу сорауда шулай ук табиб белән киңәшләшү мөһим. Ул сәламәтлегегезнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, дөрес чыныгу ысулларын аңлатыр.

Тормыш рәвешен кискен үзгәртергә кирәкми. Әгәр дә сез гел кат-кат киенеп, һәр үтәли җилдән дә төчкереп йөрисез икән, бервакытта да иртән «морж» булып уяна алмыйсыз, әлбәттә. 

 

Көндәлек гадәти чаралардан башлагыз. Өйдә көненә 5-10 минут булса да яланаяк йөрегез. Акрынлап бу вакытны 40 минутка кадәр арттырыгыз, ә инде соңыннан аякларны коендыруга керешсәгез дә була. Монда да ашыгырга урын юк. Башта салкынча сулы таста аякларыгызны бераз тотыгыз, аннары акрынлап аның температурасын төшерегез.

Аякларны капма-каршы температуралы су белән юу да яхшы ысул. Шулай ук гомумән юынуга килгәндә дә, салкынча судан башлагыз: башта терсәккә кадәр кулларны, битне һәм муенны юыгыз (гәүдәне тулысынча су белән чыныктыруны җылы вакытта башларга кирәк). Бу чыныгу стадиясендә үк иммунитетыгыз ныгыячак һәм үтәли җилләр сезгә салкын тию «бүләк» итмәс. Тик чыныгуны системалы рәвештә алып барырга гына кирәк. Әгәр дә искә төшкәндә генә эшләнә икән, аның бер файдасы да булмаячак.

Организмга зыян китермичә чыныгу чараларына түбәндәгеләр дә керә: еш саф һавада йөрү, физкультура белән актив шөгыльләнү, чаңгы шуу һ.б.
 

Иң мөһиме - чыныгуны ярты юлда ташламагыз, соңыннан барысын да яңадан башларга туры киләчәк. Ни кызганыч, организм тиз арада үзенең башлангыч халәтенә әйләнеп кайта һәм янә төрле авыруларга бирешә башлый.
 

 

Резедә Шәмсуллина әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса