Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәтнең "Татнефть" медсанчасте табиблары кан тамырлары хирургларының XXVII Бөтенроссия съезды эшендә катнаштылар

Чара Мәскәүдә узды.

Медсанчастьне кардиохирургия бүлеге мөдире, м.ф. д. Нур Сибагатуллин, йөрәк-кан тамырлары хирурглары Нияз Фәсхетдинов һәм Әнвәр Бикчәнтәев тәкъдим иттеләр.

Әнвәр Әхмәтович йөрәккә операция ясаганда өзлегүләр барлыкка килүнең хәзерге заман факторлары турында доклад белән чыгыш ясады. Нияз Гаязетдин улы үпкә артериясе тромбоэмболиясен (ТЭЛА) диагностикалауда яңа алымнарга багышланган доклад белән чыгыш ясады.

Докладларда тикшерелүче юнәлешләр буенча авыруларны дәвалау тәҗрибәсе чагылдырылган, тиешле патентлар белән якланган дәвалауда яңа алымнар тәкъдим ителгән.

Форумда Россиянең 80 төбәгеннән һәм 10 чит илдән 2718 белгеч катнашты. Съезд эше барышында йөрәк-кан тамырлары хирургиясенең мөһим бүлекләре буенча 48 утырыш булды, 300 спикер, шул исәптән 4 чит ил лекторы чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса