Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

СПИД гасыр афәте булып кала

ВИЧ-инфекция коронавирус күләгәсендә калды диярлек. Әмма ул таралудан туктамый.

Кышның беренче көнендә дөнья җәмәгатьчелеге СПИДка каршы көрәш көнен 33 нче тапкыр билгеләп үтте. Бу көн ел саен уздырыла торган вакыйга статусына ия һәм эпидемиягә каршы көрәштә халыкара бердәмлекне күрсәтә.
29 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Әлмәт муниципаль районында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан IX Бөтенроссия «Стоп ВИЧ/СПИД» акциясе узды. Төп тема - «Тигезсезлекне бетерү. СПИД белән хушлашу. Пандемияләрне туктату». Чараның максаты – ВИЧның ничек йогуы турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру, ВИЧ белән яшәүче кешеләргә карата дискриминацияне бетерү. Әлеге акция кысаларында район мәктәпләрендә, яшүсмерләр клубларында, югары һәм урта-махсус уку йортларында мәгълүмати-профилактик чаралар үткәрелә. 
Әлмәт СПИД-үзәге хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 26 ноябренә районда ВИЧ-инфекцияле 2583 кеше исәпләнә, 1253 е диспансер учетында тора. Соңгы елларда ВИЧ-инфекция өлкән яшьтәгеләр төркемендә дә диагнозлана. Авыруларның иң зур дәрәҗәсе 30-49 яшьлекләр арасында күзәтелә. Инфекцияне йоктыруның төп юлы булып җенси мөнәсәбәтләр кала. 
Хәзерге вакытта ВИЧ - ул нәтиҗәле дәвалана торган хроник йогышлы авыру. Авыруны иртә стадиядә ачыклау мөһим. Моның бердәнбер ысулы - канда вирус булу-булмауны тикшерү. Шуңа күрә ВИЧка даими рәвештә тест үтеп торырга киңәш ителә. 
Тикшерүне эш көннәрендә (аноним һәм бушлай) Түбән Мактамада урнашкан СПИД үзәгендә узарга була.
ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәлә-ләре буенча консультация һәм мәгълүматны  8(8553) 36-20-17, 36-20-18 телефоннары буенча алырга мөмкин.


Резедә Шәмсуллина әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса