Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

50 грамм ысланган казылыкта бер кап тәмәкедәге кадәр яман шешкә сәбәпче булган канцероген бар

Күпләрне куркуга салган яман шеш авыруын ничек читләтеп узарга соң? Бу сораудан качу ягын карарга яратабыз без.

Ә менә күп нәрсәдән хәбәрдар булу, "дошман"ны тулысынча танып-белү, аны читләтеп узу авыруны булдырмый калуга зур адым ул.

"Челнинские известия" газетасында биргән Санкт-Петербургның медицина фәннәре докторы Владимир Беспалов киңәшләренә колак салсак, бер дә артык булмастыр.

Владимир Беспалов илебездә яман шешне барлыккка китерүче төп сәбәпләр булып дөрес тукланмау, тәмәке тартуны күрсәтә. Нәселдәнлек, яшәү рәвеше, радиация, төрле инфекцияләр аркасында авыруның барлыкка килү мөмкинлеге (беренче ике сәбәп белән чагыштырганда) бик түбән икән.

Сәбәбе нидә соң? Россиялеләр калорияле, майлы, баллы һәм ысланган ризыкларны артык күп күләмдә куллана икән. Шул ук вакытта җиләк-җимеш, яшелчә ашавыбыз артык чикле. Ә менә аларны көн дәвамында берничә тапкыр куллану мөһим. Без ашаган ризыклар арасында аксымга бай булган ит, балык, йомырканың да аз күләмдә булуы беркемгә дә сер түгел. 50 грамм ысланган казылыкта бер кап тәмәкедәге кадәр яман шешкә сәбәпче булган канцероген барлыгын күпләр өчен яңалык булыр. Без ризыкны кыздырып ашарга күнеккән, ә менә бу гамәл шул ук канцероген барлыкка килүгә сәбәпче була. Спиртлы эчемлекләр дә канцероген булып торалар. Яман шешкә күгәргән ризыклар, күп күләмдә уңыш алу максатыннан кулланылган нитрит, нитрат, пестицид кебек ашламалар да сәбәпче булып торалар.

Ә менә кишер һәм кабак куллану үпкә, калын эчәклек, ашказаны, аналыкта яман шеш барлыкка килү куркынычын киметә. Соя, фасоль һәм борчак аналык, простата, күкрәк яман шешеннән, балык, диңгез ризыклары тире, простата, калын эчәклек, күкрәк шешеннән саклый. Алма, кәбестә, диңгез суүсемнәре калын эчәклектә, күкрәктә, аналыкта яман шеш барлыкка килү куркынычын азайта.

Әлеге ризыкларда булган витаминнар һәм микроэлементлар яман шешкә каршы тотыру үзлегенә ия. Владимир Беспалов сүзләренә караганда, аларны әле даруханәләрдә сатылучы витаминнар белән тулыландыру да мөһим.

Тәмәке тарту әлге яман авыруның барлыккка килү төп сәбәпләренең берсе. Никотин -көчле наркотик бәйлелек китереп чыгара, мондый бәйлелекне героин гына тудыра. Шуңа да тартучыларның 93 %ы әлеге рөхсәт ителгән наркотиктан физик, бары тик 7 %ы гына психологик бәйлелектә икән. Бу исә тәмәкедән баш тарту эшен күпкә катлауландыра дигән сүз.

Тәмәке тарту үпкәдә генә түгел, ашказанында да яман шеш булуга сәбәпче була. Шул ук вакытта үпкә яман шешеннән тулысынча дәвалану мөкин түгел диялек, барлык авыручыларның 95%ы вафат була. Ә менә башка әгъзаларында яман шеш булган авыруларның 1/3е сәламәтләнә.

Флюорография үпкә яман шешен билгели алмый моңа рентген яки компьютер томографиясен үтү мөһим.

Әлеге авыру сезне бөтенләй читләтеп узсын дисәгез, доктор Беспалов берничә кагыйдәне үтәргә киңәш итә:

*Тәмәкедән баш тарту

*Спиртлы эчемлекләрне кулланмау, яки куллануны чикләү

*Суны бары тик фильтр ярдәмендә чистартып эчү

*Күгәргән, каклаган ризыклардан баш тартыгыз, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашагыз

*Кояшта артык кызынмагыз

*Физик активлыгыгызны арттырыгыз

*Тиредәге миңнәрнең үзгәрүен сизү белән табибка мөрәҗәгать итегез

*Даими ютәлләү, тавышыгыз карлыгу, бәвел һәм тизәгегездә үзгәрешләр булу - табибка күренү өчен сәбәпләр

Сәламәтлек өчен турыдан-туры куркыныч тудырырдай эштән читләшегез

50 яшьтән узган хатын-кызлар даими рәвештә хатын-кызлар табибына күренергә һәм маммограмма үтәргә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250