Сырганакның файдасы һәм зыяны
Бу җиләкнең организм өчен файдасы әйтеп бетергесез зур. Сихәте ягыннан башка бер генә җиләк тә аңа тигезләшә алмый. Тик ул һәркемгә дә бердәй дәрәҗәдә ярап бетмәскә мөмкин.
Сырганак - иртә язын чәчәк ата торган вак чәчәкле дару үсемлеге.
Сырганакны җыю - җиңел эш түгел. Ник дигәндә, аның барлык ботаклары вак кына энәләр белән капланган, җиләкләре дә вак. Шуңа күрә кайберәүләр җиләкләрне ботакларын кисеп алып җыю һәм туңдыргычта катырып кышка хәстәрләү ягын карый.
Дөрес, сырганак җиләк-ләре кызгылт-сарыга әйлә-нергә өлгермичә, саргылт-рак төстә генә дә булырга мөмкин әле. Әмма бу аның өлгермәгәнлеген аңлатмый. Мондый җиләкләр компот, джем ише тәм-том әзерләү өчен бик кулай. Аларны җыюы да җиңелрәк: каты тышчалы булганлыктан, кулга тоткач ук сытылырга тормый. Ә менә төрле чирләрдән бик шәп дәва булып торган сырганак мае ясау өчен җимешнең әфлисун төсенә кереп, кул тияр-тимәс үк сытылыр дәрәҗәгә җитүен көтәргә кирәк.
Җыю
Җиләкне, бигрәк тә артык өлгергәнен җыю бик авыр. Шуңа күрә аны төрле хәйләләр кулланып җыялар. Әйтик, тимерчыбыктан кыскыч ясап. Шул кыскыч белән ботактагы җимешләрне савытка сыдырып кына төше-рәләр.
Белеп куллан!
Өлгереп җиткән җимешләр чын мәгънәсендә файдалы матдәләр «келәте» булып тора. Алар безнең организмны витаминнар, файдалы кислоталар, макро- һәм микроэлементлар, фруктоза, глюкоза белән баета. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмау һәм алардан дәвалану өчен бик әйбәт «дару» бу. Сырганак иммунитетны ныгыта, инфаркт, инсульт ише авыруларны булдырмауга ярдәм итә. Ә инде көн саен 50 яки 100 грамм җиләк ашау организмга әйтеп бетергесез зур сихәт бирә. Әчкелтем булганлыктан, җимешне бал белән ашап, соңыннан чиста су эчеп кую әйбәтрәк. Сырганак шулай ук ашказанында яман шештән интегүчеләрнең хәлен җиңеләйтүгә дә сәләтле (көненә өч тапкыр 1 әр аш кашыгы ашарга).
Әлбәттә инде, зыяны да юк түгел. Һәр «дару»ның үз «плюслары» һәм «минуслары» бар чөнки. Әйтик, сырганак кайбер кешеләрдә аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Бавыр, бөер, сидек куыгы авыруларыннан, кан басымы түбән булудан интегүчеләргә дә сырганак бармый.
Сырганак чәе һәм төнәтмәсе
Яфраклары да бик файдалы. Аларны киптереп, чәй рәвешенә китереп эчәләр.
Сырганак чәе авыз куышлыгы һәм казналык авыруларыннан котылуга ярдәм итә. Чәйне болай ясыйлар. 500 мл кайнап торган суга 3 чәй кашыгы төелгән яфрак салып, 10-15 минут тоталар. Сөзеп, көненә ике тапкыр 150-200 мл күләмендә эчәләр (яки авызны чайкаталар). Мондый төнәтмәне салкын тигәндә, гомумән, теләсә нинди ялкынсынудан эчәргә мөмкин.
Төнәтмәсе дә чәй кебек ясала. Бары тик төнәтү вакыты гына озайтыла (30 минут). Моның өчен термос кулланырга була. Сырганак төнәтмәсе ревматизм, остеохондроз кебек буыннар авыруларын җиңеләйтә. Төнәтмәне көненә 50 шәр мл күләмендә эчәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа