Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Д витамины: әһәмияте һәм нормасы

Д витамины организмның күп кенә функцияләре дөрес эшләсен өчен кирәк:

Без кояш нуры аша Д витаминын май аеннан сентябрьгә кадәр генә ала алабыз. Башка вакытта нишләргә соң?

 

Д витамины мускуллар тукымасының торышы өчен җавап бирә.

Терәк-хәрәкәт итү системасының сәламәтлеге өчен, шул исәптән чәч, сөяк, теш һәм тырнакларның торышы өчен.

Иммун һәм нерв сис-темасының эшләве өчен.

Д витамины эритроцитлар өлгерүгә ярдәм итә, алар кислородны һәр күзәнәккә тапшыруда мөһим роль уйныйлар.

Организмда витаминнар җитәрлек күләмдә булса, йөрәк-кан тамырлары авырулары, яман шеш, шикәр диабеты һ. б чирләр читләп үтәр.

Олы кешеләр өчен көнлек норма Д витамины 600 МЕ булырга тиеш.

Нинди азыкларда Д витамины күп?

Балык маенда (100 гр) - 10 000 МЕ;

Тәрәч балыгы (треска) бавырында - 4000 МЕ;

Диңгез ризыкларында - 150 МЕ кадәр;

Бавырда - 50 МЕ кадәр;

Атланмайда - 35 МЕ кадәр;

Йомырка сарысында -24 МЕ кадәр;

Иттә -13 МЕ кадәр;

Гөмбәдә – 10 МЕ кадәр.

Әгәр кояшны бик аз күрәсез икән, Д витаминына бай азыклар да җитмәскә мөмкин. Бу очракта витаминлы комплекслар эчә башларга кирәк. Әмма кальциферолның чамадан артык булуы организмга тискәре йогынты ясарга мөмкин, шуңа күрә башта табиб белән киңәшләшергә, әлеге витаминга кан анализы бирергә кирәк.

Шунысы кызык, Д витамины җитмәүдән барыннан да ешрак вегетарианлылар җәфа чигә, чөнки күпчелек витаминнар бит хайваннар ризыгында.

Д витамины җитмәү билгеләре – буыннар сызлау, рахит, остеопороз, аппетит булмау һәм ябыгу, тырнакларның сынучанга әйләнүе, чәчнең коелуы, еш кәеф булмау, хәтер начараю.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса