Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда клиника җитәкчелеге инициативасы һәм нефть компаниясе булышлыгы белән ике яңа заманча куркынычсыз барокамера урнаштырылды

Хәзер теләге булган һәркем тән сихәтлеген ныгытып кына калмыйча, COVID-19, вируслы пневмония һәм башка каты авырулардан соң сәламәтлеген дә торгыза алачак.

ГБО нәрсә ул?

Кешенең барлык органнары һәм тукымалары тотрык-лырак эшли башлаcын, организмы ныграк, чыдамрак булсын өчен нишләргә? Бу сорауга җавап биреп, шуны аңлатып үтәргә кирәк: кеше тәнендәге барлык процесслар да диярлек кислород катнашында бара, кызганычка каршы, күпчелек кешедә кислород җитмәве үзен сиздерә, шунлыктан организм тиешенчә эшли алмый. Нәкъ менә кислород организм өчен универсаль адаптоген булып тора да.

ГБО (гипербарик окси-генация - атмосфера ба-сымыннан югарырак басым астында кислород белән дәвалау) үткәргәндә кан кислород белән гадәти сулыш вакытындагыга караганда ныграк туена. Кан агымы белән бергә кислород тәннең төрле участокларына, биг-рәк тә кислородка кискен мохтаҗлык кичергән урыннарына үтеп керә. Мондый процедура вакы-тында организм бөтен җирдә - нерв, мускул, сөяк, сеңер һәм башка тукымаларда регенератив процессларны кузгатып җибәрә.

«Бу алым дәвалауның башка төрләреннән инвазив булмавы, яхшы кичерелүе һәм каршы күрсәтмәләре булмавы, ягъни һәркемгә дә яравы белән аерылып тора», - дип аңлатты безгә медсанчастьның ГБО бүлекчәсе мөдире Илдар Хөсәенов.

 

Татарстанда бердәнбер

Аппаратта алты айлык сабыйлар да сеанслар үтә ала. Ул хәтта өлкән яшьтәге һәм сәламәт кешеләргә дә билгеләнә, чөнки кешедә чыдамлыкны, тиз үзгәреп торучы тормыш шартларына яраклашуны сизелерлек арттыра.

Яңа барокамералар эчен-дәге басым һәм кислород концентрациясе датчиклар һәм махсус клапаннар тарафыннан контрольдә тотыла. Басым атмосфера басымыннан 30% ка артыграк һәм аның 50 % ы кислород, шул ук вакытта кислород даими яңартыла, ә углекислоталы газ чыгарыла тора.

«Татнефть» медсанчас-теның гипербарик оксигенация бүлекчәсе әлегә Татарстанда бердәнбер, ул 2005 елдан бирле эшли. Биредә елга ике меңгә якын сеанс уздырыла, - дип өстәде Илдар Хөсәенов. - 2021 елга кадәр бүлекчәдә бу юнәлештә лидерларның берсе булган Американың Sechrist компаниясе тарафыннан җитештерелгән ике баро-камера эшләде».

 

Һәркемгә - аерым игътибар

Яңа тормыш капсулалары - инновацион техник ап-парат, «Лазурит» ЦКБ АҖдә (Түбән Новгород) эшләнгән. Бу уникаль җиһаз, дөнья күләмендә аңа тиңнәр юк. Конструкциянең үзенчә-лекләре аркасында пациент капсула эчендә теләсә нинди хәлдә - утырып та, ятып та тора, ә балалар ата-анасы белән бергә була ала. Моннан тыш, аппаратны эшләүчеләр мәгълүматларына кара-ганда, барокамера янгын куркынычсызлыгы югары дәрәҗәдә булуы белән аеры-лып тора.

«Татнефть» медсанчас-тенда дәвалану үтү өчен дәвалаучы табибтан юллама алу мәҗбүри түгел, бүлекчәгә килеп, табибтан консультация һәм билгеләү алу да җитә. Организмны тулысынча торгызу өчен елына ике мәртәбә 12-15 процедура үтәргә кирәк. Бүлекчәдә Мәскәүдә укып кайткан дүрт белгеч эшли.

«Яңа барокамералар сатып алу пандемия аркасында дәвалауның әлеге төренә ихтыяҗ арту белән бәйле. Кирәк булганда, без тәүлек әйләнәсе эшләп, айга 500 дән артык пациентны кабул итә алабыз. Һәркемгә аерым игътибар күрсәтәчәкбез һәм уңайлы шартларда сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итәчәкбез», - дип ассызыклады бүлекчә мөдире.

Кызганычка каршы, клиник рекомендацияләргә карамастан, төрле авырулар, шул исәптән ковидтан соң тернәкләнү вакытында да ГБОны куллану Дәүләт гарантияләре программасында күздә тотылмаган. Халыкка әлеге хезмәт ГБО бүлекчәсе мөдире тарафыннан бушлай консультация үткәрелгәннән соң түләүле нигездә күрсәтелә.

Елена Филатова «Нефтяные вести», 33 нче сан, 18.08.2021 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса