Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәтлеләр сәүдә үзәгендә сәламәтлекләрен тикшерә алды

Шәһәрнең СПИД-үзәгендә 1260 кеше исәптә тора.

Әлмәтлеләр үз ВИЧ-статусын турыдан-туры сәүдә үзәгендә белә алдылар. 10 августтан 12 августка кадәр республикада «ВИЧ-экспедиция тесты» бөтенроссия акциясе үткәрелде. Параллель рәвештә монда табиб белән киңәшләшергә, кандагы шикәр дәрәҗәсен белергә була иде.

Тикшерүгә ВИЧка тест та керә. Анализ өчен селәгәй алалар. Нәтиҗә 10-15 минут эчендә әзер. Әлмәт СПИД-үзәгендә хәзер 1260 кеше исәптә тора.

"Бездә халыкның зур проценты ВИЧ-инфекциясенә тест узмый. Халыкның күпчелек өлеше ВИЧка башка авыру белән хастаханәгә килгәч һәм аларны ВИЧка тикшергәч кенә белән. Ләкин бөтен кеше дә хастаханәгә йөрми бит", - диде СПИД үзәгенең Әлмәт филиалының профилактика бүлеге мөдире Алсу Газыймова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса