Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәтлеләр ВИЧ-инфекциягә экспресс-тест уза ала

Ел саен, 2016 елдан башлап, тестның мобиль пунктлары берничә ай дәвамында ил территориясе буенча йөри.

10 августтан 12 августка кадәр Татарстан республикасында ВИЧ/СПИД темасы буенча халыкка хәбәр итүгә, ВИЧ-уңай гражданнарның дискриминациясен киметүгә һәм ВИЧ-инфекциягә тест үткәрүгә мотивлаштыруга юнәлдерелгән «ВИЧ-Экспедиция тесты» бөтенроссия акциясе узачак.


Әлеге акция кысаларында Әлмәтнең теләгән һәр кешесе 11 һәм 12 август көннәрендә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр «Панорама» сәүдә үзәгендә 15 минут эчендә ВИЧ-инфекциягә түләүсез аноним ЭКСПРЕСС-тест үтә ала.


Шулай ук «ТР ССМ Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге»нең Әлмәт шәһәрендәге филиалында көн саен ВИЧ-инфекциягә аноним түләүсез экспресс-тестны узарга мөмкин. Ул Түбән Мактама, Промышленная ур., 1А адресы буенча урнашкан, тел. 8(8553) 36-20-17

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса