Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт табибы вафат булды

Ирина Коротковага 63 яшь булган.

Медсанчастьнең югары категорияле ультратавыш диагностикасы табибы Короткова Ирина Аркадьевна вафат булган. Бу хакта Медсанчастьнең инстаграм-аккаунтында хәбәр ителә.

Ирина Аркадьевнага 63 яшь була. Аның гомуми медицина стажы 40 елдан артып китә, шуның 30ы медсанчастьтә эшләгән.

«Ирина Аркадьевна-танылган медицина династиясе вәкиле. Ул 1956-1998 елларда медсанчастьтә эшләгән «Почет Билгесе» ордены кавалеры Зайцева Лидия Николаевнаның кызы», – дип аныклана хәбәрдә.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул берничә тапкыр «Татнефть» бүләкләренә лаек булган, шулай ук алар араында «Өч миллиард тонна нефть чыгару уңаеннан» медале дә бар.

"Татнефть" һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте коллективы, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Ирина Аркадьевнаның якты истәлеге һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яшәячәк", - дип белдерделәр медсанчастьнең аккаунтында.

 

Фото: скриншот инстаграм
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса