Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт медицина хезмәткәрләре һөнәри осталык бәйгесендә катнашты

Җиңүчеләр сигез номинациядә билгеләнде.

Казан медкөллиятендә «2021 елда урта медицина һәм фармацевтика белеме булган иң яхшы белгеч» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

«Һөнәргә тугрылык өчен» номинациясендә  "Татнефть"медсанчастендә эшләүче  шәфкать туташы Зөлфия Вәлиәхмәтова - шәфкать туташы – Медсанчастьнең реанимация-анестезиология бүлегенең анестезисты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактаулы хезмәткәре тәкъдим итте. Ул учреждениенең иң тәҗрибәле шәфкать туташларының берсе, яшьләр остазы. 45 елга якын гомерен медсанчастьтә, медицинада, яраткан һөнәренә багышлаган.

«Иң яхшы өлкән шәфкать туташы» номинациясендә Медсанчастьнең үзәкләштерелгән стерилизация бүлегенең өлкән шәфкать туташы Лилия Фәттахова катнашты. Аның медицина стажы 19 ел, үзен җаваплы белгеч, бик яхшы оештыручы, актив тормыш позициясе булган кеше итеп танытты.

Медсанчасть вәкилләре республиканың йөзләп урта медицина звеносының иң яхшы белгечләре арасында лаеклы чыгыш ясадылар, дәрәҗәле конкурста катнашучыларның дипломнары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса