Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Эсседән ничек сакланырга? Табиб киңәшләре

Җәйге сезонда су дефициты һәм су-тоз балансына зыян килү организмга зур тәэсир ясый. Моны булдырмый калу өчен су эчү режимын сакларга кирәк.

Эссе көндә нәрсә һәм күпме эчәргә? Бу турыда Әлмәт шәһәренең 3 нче поликлиникасы табиб-терапевты Линера Кәримова сөйләде.

- Линера Радиковна, белгәнебезчә, эссе чорда организмның ихтыяҗлары үзгәрә һәм аңа күбрәк сыек-лык таләп ителә. Җәен су эчү режимы нинди булырга тиеш?

- Күпчелек кешеләр өчен үзләрен кирәкле күләмдә су белән тәэмин итү шактый гади - сусау хисе туганда cу эчү дә җитә. Ләкин яшь барган саен сусау хисе тупаслана. Шуңа күрә өлкән яшьтәгеләргә кулланыла торган суның җитәрлек булуын контрольдә тотарга кирәк. Бу балаларга да кагыла. Организмның сусызлануын кисәтү максатыннан су эчү режимын дөрес итеп оештырырга һәм үтәргә киңәш ителә. Тәүлегенә 1,5-2,5 литр сыеклык кирәк. Шуны истә тотыгыз: бөер һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләргә суны куллану күләмен арттыру зыян китермәсен өчен аеруча игътибарлы булу зарур. Суның күпме кирәк икәнен гади формула буенча белеп була. Кешегә уртача 1 кг тән массасына 45 мл сыеклык кирәк. Мәсәлән, 50 кг авырлыктагы кешенең су куллану нормасы тәүлегенә 2,25 л булачак.

- Суны ничек дөрес эчәргә? Кагыйдәләре бармы?

- Организмның яхшы гидратациясен саклап калу өчен, суны еш һәм әз-әзләп эчәргә кирәк. Эчәргә яраклы су җитәрлек күләмдә һәм яныгызда гына булырга тиеш. Эчемлекләрнең температурасы +10, +15°C чамасы. Гарантияләнгән, куркынычсыз су һәм эчемлекләр генә куллану зарур (фабрика төргәгендә булган, кайнатылган су).

- Су эчү режимын санга сукмау нәрсәгә китерә?

- Кеше организмы төрле шартларга җайлаша белүче гаҗәеп система. Тик эссе җәйге көннәрдә, җылылыкның артык йогынтысына дучар булып, организм чамадан тыш җылыну проблемасы белән очрашырга мөмкин. Ул төрле стадиядә була. Иң начары - эссе кабу, тән температурасының 40 градус һәм югарырак булуы. Шулай ук су җитмәү организмның сусызлануына китерә. Мәгълүматлар буенча, уртача сусызлану фикер йөртү сәләтен киметә. Ә сыеклыкның озак вакыт җитешмәве сәламәтлеккә бик нык йогынты ясый. Су кытлыгы 12% тан артып китү үлемгә дә китерергә мөмкин. Су җитмәү сәбәпле, ферментатив активлык та кими. Бу ашкайнату системасына, эш сәләтлелегенә тискәре йогынты ясый. Кан үзлелеге арта - шул ук вакытта тукымаларны кислород һәм энергия белән тәэмин итү бозыла, тән температурасы күтәрелә. Эсселек йөрәк-кан тамырлары системасына, бигрәк тә гипертония белән авыручылар өчен начар тәэсир итә.

- Эссе көн өчен иң файдалы эчемлекләрне әйтеп китә алмассыз микән?

- Эссе көнне тирләү аркасында организм су белән бергә калий, натрий һәм магний кебек иң мөһим микроэлементларны югалта. Бу очракта минераль су ярдәмгә килә. Ә дәвалый торган минераль суны (анда 1 литр суга 10 граммнан артык тоз була) бары тик табиб киңәше белән генә эчәргә ярый. Шулай ук әче сөт эчемлекләре, витаминлы эчемлекләр. Эсседә кымыз һәм әйрән эчү бик файдалы. Алар аминокислоталарга бай, җиңел үзләштерелүчән һәм су балансына яхшы йогынты ясыйлар. Кымыз иммунитет өчен кирәк булган С витаминына аеруча бай. Үләнле чәйләргә дә игътибар бирегез (бөтнек, карлыган яфрагы һ.б.) Алар тонусны күтәрә. Куас сусауны яхшы баса, мускулларның тонусына яхшы тәэсир итә. Витаминлы эчемлекләрдән өй шартларында әзерләнгән лимонад. Ул аз калорийлы эчемлек. В, С төркеме витаминнары күп. Тик ул аллергикларга һәм ашказаны җәрәхәте авыруы кискенләшкән кешеләр өчен тыела.

- Нәрсә эчәргә киңәш ителми?

- Энергетик һәм алкогольле эчемлекләр, кайнар эчемлекләр, газлы һәм составында күп шикәр булган сыеклыклар, соклар кулланмаска кирәк. Алкогольле эчемлекләргә килгәндә, алар сусауны көчәйтә генә, шул рәвешле организмның сусызлануын һәм җылынуын тизләтә, шулай ук йөрәккә йөкләнешне кискен арттыра.

- Әлмәтлеләргә нинди теләкләрегез бар?

- Кадерле әлмәтлеләр, үзегезне һәм якыннарыгызны яратыгыз, сәламәтлегегезгә күбрәк игътибар бирегез, медицина ягыннан грамотагызны арттырыгыз, күбрәк спорт белән шөгыльләнегез, ялларны файдалы итеп үткәрегез. Җәй буе сезнең белән күтәренке кәеф, чәчәкләрнең хуш исе, җиләк-җимешнең файдасы һәм матур һава торышы булсын.

- Әлмәтлеләр сезнең киңәшләрегезгә колак салып, җәйге эссе көннәрне сәламәт, файдалы, күңелле итеп уздырырлар дип ышанып калабыз. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

 

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса