Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә туберкулез белән авыручыларның күршеләрен тикшерүгә чакыралар

Ел башыннан бирле шәһәрдә туберкулез белән авыручы 29 кеше ачыкланган, шуларның икесе-балалар.

Әлмәттә прокуратура туберкулезлы хатын-кызны мәҗбүри госпитализацияләүгә ирешкән. Аның авыруы 2019 елда ачыкланган, һәм бу вакыт эчендә ул диагноз белән килешмәгән, эшкә йөрүен дәвам иткән һәм көн саен үз тирә-юнендә бик күп кешеләргә авыруны йоктыра алган.

"Сезнең йортта туберкулезның ачык формасы булган кеше яши", – участок медигы  Илдар Әхмәдиев көн саен диярлек күп катлы йортларның подъездларына  ябыштыра. Куршелердә куркыныч чирне булдырмас очен, тикшерергә чакыралар. Өстәвенә, бу йортта туберкулез икенче кешедә ачыкланган инде.

"Инфекция һава-тамчы юлы белән тапшырыла. Һава гомуми, канализация гомуми. Барыгызга да бездә тубдиспансерда тикшеренү зарур. Биредә  кечкенә балалар күп һәм бу йортта икенче очрак  ачыкланды. Бу яхшы түгел", – дип аңлата Әлмәт туберкулезга каршы диспансерының участок медицина хезмәткәре Илдар Әхмәдиев.

 Илдар беренче листовкасын ике ай элек калдырган булган. Тик бу вакыт эчендә диспансерга әлеге күпкатлы йортта яшәүчеләрнең берсе дә килмәгән.

Хәзер баш тарткан пациентларның һәркайсы дәвалана. Бу вакыт эчендә күпме кешене заралаганнары билгеле түгел. Табиблар искә төшерә-туберкулез теләсә кайда йога ала. Шунда ук тынычландыралар, паниковать итәргә кирәкми, авыру дәвалана. Әмма аны иртә стадиядә ачыклау бик мөһим. Моның өчен флюорографияне даими рәвештә узарга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса