Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча табиб-педиатр офисы яңартылды

Әлмәттә Әминов урамы, 6 нчы йортта капиталь ремонттан соң «Педиатр һәм мин» табиб-педиатр офисы ачылды.

Дәвалау учреждениесе балалар перинаталь үзәге булган Әлмәт шәһәр хастаханәсе бүлекчәсенә карый. Бу хакта туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

Офис 2013 елда ачылган иде. Бүгенге көндә ул алты участокка, барлыгы 7 меңнән артык балага хезмәт күрсәтә.

Бинада прививкалар ясау кабинеты булдырылган. Анда шулай ук косметик ремонт ясалган, җылыту, су белән тәэмин итү системаларын алыштырганнар. Медучреждение урнашкан йортта яшәүчеләр соравы буенча тавыш изоляциясе үткәрелгән.

Учреждение «Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә ремонтланган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса