Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә почетлы донорлар яши

14 июньдә Бөтендөнья кан доноры көнен билгеләп үттеләр.

Районның Рус Акташы авылында яшәүче Сурков Петр Александрович - "РСФСР Кызыл Хач җәмгыятенең Мактаулы доноры", Россиянең Мактаулы доноры.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Донорлык чорында ул барлыгы 16 литрдан артык кан тапшырган. 

Шулай ук донорлар табиблар арасында да күп. Шәһәрдәге "Татнефть" медсанчастендә хәзерге вакытта почетлы донор исемен йөрткән өч табиб эшли. 

Россиянең Мактаулы доноры Илдар Рәфкать улы Хөсәенов медсанчастьнең гипербарик оксигенация бүлеге мөдире, югары категорияле табиб-анестезиолог-реаниматологы. Күп еллар инде ул даими рәвештә кан бирә, ә 2010 елда мактаулы исемгә лаек була. Актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара, туристик походлар һәм тау елгалары буйлап йөзүләр белән мавыга.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1987 елдан СССРның мактаулы доноры, 2002 елдан башлап Россиянең Мактаулы доноры булган табиб-терапевт, медицина фәннәре кандидаты Бәхтеев Ренат Рәзим улы да медсанчастьтәэшли.

2019 елдан Россиянең Мактаулы доноры исемен анестезиология һәм реанимация бүлегенең табиб-анестезиолог-реаниматологы Мөхәммәдиев Салават Хаммат улы да ала.

Шулай ук бу изге эшкә күп еллар дәвамында медсанчастьнең башка хезмәткәрләре дә кушылган.

Бөтенләй таныш булмаган кешеләргә ярдәм итү өчен үз вакытларын һәм көчләрен кызганмаган кешеләргә - донорларга рәхмәт әйтәсе килә. Бу - чын батырлык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса