Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

СПИД йокламый!

ВИЧ-инфекциялеләрнең күпчелеге 30 дан алып 49 яшькә кадәргеләр. Соңгы 3 елда яңа очраклар арасында алар 75% тан артыкны тәшкил итәләр. 2004 елдан башлап авыруның төп таралу юлы булып җенси юл санала.

XX гасыр ахырында кешелек дөньясында бик фаҗигале проблема булып барлыкка килгән авыру әле дә актуаль булып кала.

Майның өченче якшәмбесендә ел саен Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Чара җәмәгатьчелекнең игътибарын ВИЧ-инфекцияле кешеләр проблемаларына җәлеп итү өчен эшләнә. Аны беренче тапкыр 1983 елда Сан-Франциско шәһәрендә үткәргәннәр.

Киемгә беркетелгән кызыл тасма бу көннең символы булып тора. Ул кайгы һәм хәтер, СПИДның чикләре, милләте, җенесе һәм яше булмавын аңлату билгесе. Ә иң мөһиме – кешелек әлеге чирне һичшиксез җиңәр дигән өмет символы.

ВИЧ-инфекция китереп чыгаручы һәм шуның нәтиҗәсендә СПИД авыруын тизләтүче куркыныч вирус. Авыру кешенең организмы төрле чирләрдән һәм шешләрдән саклану мөмкинлеген югалта, нормаль иммун статуслы кешеләргә хас булмаган чирләр (үпкә ялкынсынуы, үпкә туберкулезы, герпес һ.б.) барлыкка килә.

Әлмәт шәһәренең СПИД-үзәге мәгълүматлары буенча, эпидемия башланганнан бирле районда 2547 ВИЧ-инфекцияле кеше ачыкланган. Бүген  1240 кеше күзәтү астына алынган.

Бу яман чир хроник авырулар разрядына күчте. Антиретровирус терапиянең үз вакытында башлануы һәм сәламәт яшәү рәвеше тулысынча эшләргә, гаилә төзергә, сәламәт балалар тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Иң мөһиме - авыруны вакытында ачыклау һәм даими медицина күзәтүе узу, дәвалану курслары алу.

Җир йөзендә кешенең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк нәрсә юк. Шуны истә тотыйк – кешегә гомер бер генә тапкыр бирелә. Шуңа күрә эпидемиягә каршы көрәш эшенә һәркем үз өлешен кертә ала. Вакытында тест узып, үзең һәм якыннарыңны саклап калу бик мөһим.

 

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса