Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Милли донор көнендә әлмәтлеләр 22 литр кан тапшырган

Табиблар кан җитмәү проблемасының барлыгын әйтә – донорлар һәрвакыт җитми.

20 апрельдә Россиядә Милли донор көне билгеләп үтелә.

Кан группасын һәм резусны билгеләгәннән соң, донорга тикшерү үткәрә торган табиб-трансфузиолог белән очрашырга туры киләчәк, ул авырлык, буй һәм кан басымын үлчи.

Беренчел анализ, анкета тутырып, табиб белән әңгәмәдән соң, донор кабинетка узарга һәм кан тапшырырга мөмкин - һәр пациенттан 450 миллилитр тирәсе кан алалар.

Кан тутырылган гемаконнар төркем һәм резус-фактор буенча төркемләп, суыткыч камераларына җибәрелә. Кечкенә суыткычларда кан саклансаа, зурларында –плазма.

 

Донор көнендә Әлмәттә 53 кеше 22 литр тирәсе кан тапшырганын хәбәр итә "Әлмәт ТВ".

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса