Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә май аенда балалар тудыру йорты ябыла

Май аенда бала тудыру йортын өлешчә косметик ремонтка һәм санитар чистартуга ябарга планлаштыралар.

Әлмәт районында “Татнефть” яңа бала тудыру йорты төзергә планлаштыра.

“Объект зур, катлаулы һәм бик кыйммәтле - ул, ким дигәндә, берничә миллиард сум торачак, әмма “Татнефть” компаниясе үз планнарыннан баш тартмый, проектлау эшләре алып барыла”, - дип хәбәр итте район башлыгы Тимур Нагуманов.

Аның сүзләренә караганда, хәзер җир участогы сайлау бара.

Бала тудыру йортының темасы бер хатын-кызның анда тоту шартларына шикаятеннән соң күтәрелде.

“Безнең бала тудыру йорты яшь түгел, әмма, ахыр чиктә, ниндидер агач барак түгел, ул тулысынча яңартыртыласы бина. Әмма бүген ул нормаль эшләргә тиеш  һәм без бала табучы хатын - кызлар өчен ул уңайлы шартлар булдырырга тырышачакбыз”, - диде Тимур Нагуманов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса