Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бердәнбер котылу чарасы

Яз килү белән вируслар активлаша төште, салкын тию һәм коронавирус йоктыру очраклары һаман саен арта бара.

«Татнефть»тә моннан котылу чарасын вакциналаштыруда күрәләр: хәзерге вакытта компаниянең башкарма аппаратында хезмәткәрләрнең планлаштырылганга карата 42,05 % ы прививка ясаткан.

31 мартта узган штабта сәнәгый куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау идарәсе начальнигы Денис Ксенофонтов әнә шундый сан җиткерде.

 

Кемнең иммунитеты югары?

COVID-19 белән авырган очракта моның нәтиҗәләре аяныч булу ихтималын яхшы аңлаган «Татнефть» хезмәткәрләре прививка ясатуларын дәвам итә. Ул гына да түгел, алар авыру кичергән хезмәттәшләре мисалында коронавирус инфекциясеннән соң сәламәтлекне тулысынча кире кайтару мөмкин түгеллеген күрәләр. Пандемиянең яңа дулкыны җәелүдән бердәнбер котылу чарасы прививка - штабта ышанычлы рәвештә әнә шулай дип белдерделәр.

«ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Илшат Сәлахов, «Татнефть»нең баш хисапчысы Олег Матвеевлар вакциналаштыру процедурасын бер үк вакытта диярлек узды. Исегезгә төшерәбез, элегрәк генераль директор урынбасарлары Рөстәм Хәлимов, Ринат Шәфигуллин һәм башка топ-менеджерлар вакцина ясаткан иде. Әйтергә кирәк, прививкаларның ике этабын да узучыларда имму-нитетның югары булуы күзәтелә.

6700 кеше ясатты

Пандемия башланганнан бирле ком-паниядә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 923 кә җитте. Хәзерге вакытта егерме биш хезмәттәшебез авырый, бер кеше авыр хәлдә. Иң үкенечлесе - алты кеше бакыйлыкка күчте. Һәркайсының гаиләләре, яраткан якын кешеләре калды. Мондый корбаннарны булдырмаска да мөмкин бит. Пандемия башланганда вакциналар булмау сәбәпле, бөтен өмет профилактик чараларда гына булса, бүген прививка ясату мөмкинлеге зур өстенлек булып тора.

Денис Ксенофонтов билгеләп үтүенчә, вакцина ясатырга теләүчеләр саны көн-нән-көн арта бара. 2 апрельгә «Татнефть»тә 6700 дән артык кеше прививка ясаткан, тагын 1618 хезмәткәр ясатырга теләк белдергән. Бу күпләрнең вакциналаштыру үткән хезмәттәшләре белән аралашуы нәтиҗәсендә шундый фикергә ки-лүләренә бәйле. Ә кайберәүләр өчен Россия вакциналарының күп кенә илләрдә танылуы турындагы мәгълүмат мөһим роль уйный. Бүгенге көндә «Спутник V» 59 илдә теркәлгән.

 

Һәркем үзе хәл итә

«Татнефть» генераль директорының сәнәгый куркынычсызлык, хезмәтне саклау һәм экология буенча урынбасары Азат Хәбибрахманов 2 апрельдә Россиядә эшләнгән вакцинаны ясатты. Ул журналистларга прививка ясатырга күптәннән карар кылуын һәм бер шиге дә булмавын җиткерде. Тик ярты ел элек симптомнарсыз гына COVID-19ны кичерүе сәбәпле анда шактый югары дәрәҗәдә Ig G антитәнчекләре ачык-ланган була. Ә менә хәзер аларның саны сизелерлек кимегән һәм авыру барышында алган иммунитеты да какшаган. «Шуңа күрә инфекциядән тагын да тотрыклырак һәм озаграк саклаячак прививканы ясатырга карар иттем, - дип аңлатты «Нефтяные вести» газетасы хәбәрчесенә биргән интервьюда Азат Гомәрович. - Һәрберебезнең карантиннан тизрәк чыгасы һәм нормаль тормыш белән яшисе килә. Ә иммунитетка ия булу юллары нибары ике: авырырга яки прививка ясатырга. Практика шуны күрсәтте: авыру кичереп кенә аны кабат йоктырудан сакланып калып булмый».

Прививка ясату бу яктан күпкә ышанычлырак. Вакцина авыруга карата иммунитет булдыра, ә аның нәтиҗәлелеге һәм куркынычсызлыгы клиник яктан инде расланган.

«Әлбәттә, прививка ясату-ясатмауны кеше һәрвакыт үзе хәл итә, - дип нәтиҗә ясады Азат Гомәрович. - Ләкин шуны аңларга кирәк, бу, барыннан да элек, куркынычсызлык мәсьәләсе, шәхсән үзегезнең генә түгел, ә якыннарыгызның һәм хезмәттәшләрегезнең дә иминлеге шуңа бәйле».

 

Елена Филатова «Нефтяные вести», 14 нче сан, 7 апрель, 2021 ел

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса